Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанның өч авылы балалары социаль театр форматында спектакль әзерләгән

Татарстанның өч авылы балалары социаль театр форматында спектакль әзерләгәннәр. «Живой город» заманча сәнгатькә ярдәм фондының «Видимо-невидимо» проекты кысаларында иҗат ителгән спектакльләр бу ял көннәрендә Казанда күрсәтелә.

«Безнең «Видимо-невидимо» проекты өченче сезонын эшли. Режиссерлар командалары Татарстан авылларына чыгып бер-ике атна авыл халкы янында яши. Алар анда «Шәһәрлеләр театры» алымы белән эшли. Нәтиҗәдә, театраль күренешләр барлыкка килә һәм режиссерлар аны спектакльгә әверелдерә», – дип проект белән журналистларны таныштырып үтте «Живой город» заманча сәнгатькә ярдәм фондын гамәлгә куючыларның берсе Диана Сафарова.

«Театраль уеннар шәхеснең үсешенә, иҗади хыялына тәэсир итә. Авыл баласы нәрсә турында уйлый, омтылыш, хыяллары нинди – без өченче ел шушы балалар белән эшлибез. Без алар белән «өйрәтәбез» дип түгел, «бергә өйрәнәбез» дип эшлибез», – диде ул.

Командалар Саба районының Олы Кибәче, Арча районының Наласа һәм Лаеш районының Усад авылларында эшләгән. Проект нәтиҗәсендә «Дуслар җыелган җирдә», «Наласа әкиятләре» һәм «Открытый микрофон» спектакльләре барлыкка килгән.

«Өч ел эчендә бу проектта республиканың 10 авыл мәктәбе катнашты. Беренче елны төрле районнар белән эшләсәк, былтыр Балтач районының өч авылын алдык. Проектта татарча гына сөйләшкән авыллар да, русча сөйләшкән авыллар да, төрле халыклар төрле телләрдә сөйләшкән авыллар да катнашты», – дип проектның тарихын искә төшерде «Живой город» заманча сәнгатькә ярдәм фондын гамәлгә куючыларның берсе Инна Яркова.

«Арча районының Наласа авылында эшләдек. Көн саен балалар белән аралаштык, тренинглар үткәрдек. Башта алар рольләрне кайчан бирәсез дип сорасалар, аннары алар моның социаль театр икәнлеген аңладылар», – дип сөйләде проект режиссеры Талия Төхфәтуллина.

«Бу проект дәвамында авылны, балаларны ачтык. Алар инде профессиональ сәхнәдә уйнау турында хыяллана», – дип сөйләде ул. Наласа авылында Талия Төхфәтуллина белән Асель Баһаветдинова, Зөләйха Камалова, Дарина Телешова эшләгән.

«Мин үз алдыма авыл һәм шәһәр баласы аерыламы?» – дигән сорау куйган идем. Хыяллары һәм теләкләре буенча аерылмыйлар икән. Хәрәкәт һәм гамәлләре дә аерылмый – бала шул ук бала инде. Шунысы аерыла – алар кечкенәдән үк нәрсәнедер барлыкка китерүгә омтыла. Алар җир эшен белә – бакчада эшлиләр, мал карыйлар. Ягъни, алар кечкенәдән үк эшли беләләр», – дип сөйләде Олы Кибәче авылында эшләгән режиссер Илнур Гарифуллин.

«Аларның күбесе тиздән үз авылын калдырып шәһәргә чыгып китәчәк, чөнки безнең белән эшләргә килүче балаларның күпчелеге үсмерләр иде. Без алар белән шушы темага – авылдан китү-китмәү турында сөйләшә башладык. Әңгәмәләребез дуслык темасына барып тоташты», дип сөйләде «Дуслар җыелган җирдә» спектаклен чыгарган команда режиссеры Илнур Гарифуллин. Олы Кибәчегә кайткан командада аның белән Камил Гатауллин һәм Снежана Киселева эшләгән.

Драматург Дина Сафина Усад авылында балалар белән комедия жанрында эшләп каравы турында сөйләде. Алар Ай Сафина, Регина Сәгыйтова белән бергә балалар белән стендаплар эшләп караганнар. «Комедия – бик катлаулы жанр. Без балалар белән бер атна дәвамында утырып сөйләштек тә, шуннан үзеннән-үзе текстлар барлыкка килде. Без 7 стендап ясадык», – диде Дина Сафина.

Спектакльләр 21 һәм 22 июнь көннәрендә «Моң» театр мәйданчыгында була. «Дуслар җыелган җирдә» һәм «Наласа әкиятләре» – татар телендә, «Открытый микрофон» – рус телендә. Спектакльләрнең тамашачысы булуы өчен регистрация үтәргә генә кирәк.

  • Спектакльләр «Татнефть» гранты ярдәмендә куелган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *