Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казан Сабан туена бүләк җыю турында Гүзәл Сәгыйтова: Дәвам итүебез – аеруча кадерле

Бүген җигүле атлар белән Казан Сабан туена бүләк җыю йоласы узды. Беренче арба Казан Кремлендәге Татарстан Рәисе резиденциясеннән Кремль һәм Бауман урамнары буйлап барды. Тәүге булып Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләге тапшырылды.

«Гомер-гомергә авылларыбызда да Сабантуй нәкъ бүләк җыюдан башланган. Бу матур традицияне Казанда да дәвам итүебез – аеруча кадерле. Чөнки Казан Кремле буйлап бизәлгән җигүле атларда, милли киемнәребездә йөрү генә дә ни тора! Без барлык татарстанлыларны һәм шәһәребез кунакларын Казан Сабан туена көтеп калабыз. Билгеле булганча, Сабантуй – өч мәйданда узачак. Бик күркәм, бик күңелле итеп әзерләнәбез», – дип ассызыклады Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова журналистлар белән аралашканда.

Казан мэры Сабантуйга телевизор бирде. Шулай ук милли яулык һәм башка күптөрле бүләкләр бирелде.

«Сабантуй – һәрвакыт халкыбызның иң асыл, көтеп алынган бәйрәмнәренең берсе булган. Элек-электән тырыш хезмәт кешеләренә рәхмәт белдерү, аларны хөрмәтләү мөһим вакыйгаларның берсе булган», – дип билгеләде Гүзәл Сәгыйтова.

ТР Милли музее билетлар һәм китаплар бүләк итте. Алга таба Сабантуйга бүләк җыеп сөрән салу йоласы Бауман урамы буйлап дәвам итте. Рестораннар, кунакханәләр матди бүләкләр дә тапшырдылар, шулай ук кайсыберләре музыкаль номерлар да әзерләгән иде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *