Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фердинанд Сәлахов: Айдар Фәйзрахманов репертуарындагы әсәрләр фольклор булып калачак

Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең «Еллар, юллар, җырлар» басмасын тәкъдим итүдә катнашты. Ул Айдар Фәйзрахманов һәм аның коллективы турында фикерен белдерде.

«Айдар Фәйзрахманов Мәсгудә Шәмсетдинова көенә Харрас Әюпның «Соңгы җыр»ын вокал фәненең бөтен алымнарын кушып эшләде. Бу Миләүшә Тәминдарова ансамблендә дә, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә дә юк. Бу - шедевр. Бүгенге эстрада җырлары яшәп каламы? Ә менә Айдар Фәйзрахманов репертуарындагы әсәрләр фольклор булырга хаклы һәм булып калачак та. Чөнки алар камил. Чөнки анда татарның сүзе, моңы, көе. Фәнгә нигезләнеп эшләнгән», - диде ул тәкъдим итү чарасында.

Ул бик күп нюансларны сөйләп китә алуын, ләкин аны фәкать Айдар Фәйзрахманов кына эшли алуын, аның гына түземлеге җитүен әйтте. «Ринат абый Гыйләҗев «Сорнай» ансамбле белән фольклор группасы итеп эшли башлады, ул борынгы көйләргә басым ясады. Ә Айдар Фәйзрахманов икенче революция ясады. Ринат абыйда композитор әсәрләре юк иде, ә Айдар Фәйзрахманов композитор әсәрләрен кертә башлады», - дип искә алды Фердинанд Сәлахов.

«Әгәр мин бүген берәр музыка мәктәбенең чыгарылыш укучысы булсам, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ансамбльгә килер идем. Әгәр ул мине бу коллективка алмаса, елый-елый артыннан ияреп йөрер идем. Чөнки Айдар Фәйзрахманов мәктәбен узган кешеләр - Раяз Фасыйхов, Рәсим Фасыйхов, Илнат Фәрхуллин, Илшат Вәлиев һ.б. - алар барысы да алып баручылар, чөнки аларда сәхнә культурасы бар. Айдар - Зөләйха Хисмәтуллина, Нияз Даутов мәктәпләрен узган, ә алар - бөек шәхесләр!» - диде ул.

Фердинанд Сәлахов фикеренчә, бөтен нәрсә шәхестән тора. «Җитәкчеләр бик күп, һәр җитәкче шәхес була алмый. Зилә Сөнгатуллина миңа бер көнне: «Филармониягә, андагы артистларга ничек бәхет елмайды!» - диде. Чөнки филармония җитәкчелегендә шәхес утыра. Ике шәхеснең параллель хезмәте мини-архив тудырган. Бу бик авыр хезмәт. Аны күрергә, белергә кирәк», - диде җырчы.

«Читтән торып укучылар да ансамбльгә килә. Аларны уйнарга, биергә, җырларга өйрәтергә кирәк. Әле ул музыкаль шәхес, шигъриятне аңлый белгән кеше булырга тиеш. 40 ел элек сәхнәдә сөйләшә дип, Әлфия Авзалованы обкомга чакырып сүккән заманда Айдар Фәйзрахманов татар шагыйрьләренең шигырьләрен җырлары алдыннан куллана иде», - диде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *