Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фирдүс Гыймалтдинов «Геройлар янәшәдә» бәйгесе турында: Иҗатчыларга стимул бирергә кирәк

Бүген Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә патриотик юнәлештәге «Геройлар янәшә» – «Герои рядом» ачык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Барлык җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата бүләкләр алды.

Конкурстагы җиңүчеләрне авторитетлы, исемнәре әдәбият дөньясында танылыш алган 22 белгеч кергән жюри комиссиясе билгеләде. Алар арасында Россия китап союзы вәкилләре дә бар иде. Комиссияне Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе директоры, Татарстан язучылар берлеге идарә әгъзасы Фирдүс Гыймалтдинов җитәкләде. Ул «Поэма яки шигырьләр циклы» номинациясендә җиңүчеләрне тәбрикләп аларга дипломнарны тапшырды.

«Минем Татарстан Репсубликасының Рәисе Рөстәм Миннехановка, хөкүмәтебезгә, «Татмедиа» агентлыгына, хөкем комиссиясенә зур рәхмәт әйтәсем килә. Конкурслар бик кирәк, чөнки иҗат кешесе ул ялкаурак, аны бераз этеп-төртеп җибәрергә, стимул бирергә кирәк. Мин финалга узган барлык эшләрне укып чыктым, алар барысы да күңел түренә үтеп керердәй, катнашучыларга зур рәхмәт», - диде ул.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Повесть» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде.

«Минемчә, бүгенге чара - Татарстан Республикасы өчен бик мөһим вакыйга. Без сезнең белән болай гына җыелмадык. Кадерле дуслар, мин конкурста катнашуыгыз өчен рәхмәтлемен. Бу конкурста Татарстан һәм башка төбәкләрдән катнашучылар булу аеруча күңелгә рәхәт. Патриотизм темасын балаларыбызга тагын да якынайту өчен, без рус һәм татар телләрендә эшләр алдык. Сүз булсын, төрле телләрдә яңгырасын һәм безнең йөрәкләргә барып җитсен», - диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Бүләкләү тантанасы вакытында, конкурста җиңүчеләргә һәм барлык кунакларга «Ты супер» халыкара проектының икенче сезоны финалисты Владимир Скрипаль үзенең матур чыгышларын бүләк итте.

«Хикәя» номинациясендә җиңүчеләрне «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тәбрикләде.

«Барыгызны да шушы матур вакыйга белән котлыйм. Без әлеге конкурска бик озак әзерләндек, бу эштә катнашкан һәр кешегә зур рәхмәтемне җиткерәм. Бу конкурс ихласлык белән тулы, һәм без әле бу махсус хәрби операциянең безнең тормышыбызга икенче яктан карарга, аңларга өйрәткәне өстендә озак уйланачакбыз», - диде ул, һәм барлык катнашучыларга рәхмәт әйтте, әлеге конкурсның киләсе елларда да үткәрелүен теләвен белдерде.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Шулай ук кунакларга үзенең матур җырларын Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты Алсу Зәйнетдинова бүләк итте.

«Очерк» номинациясендә җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова котлады.

«Беренчедән, барлык катнашучыларга рәхмәт әйтәсем килә. Бу сезнең битараф булмавыгызны күрсәтә. Сезгә барыгызга да каләмнәрегезне тагын да чарларга, тагын да матуррак әсәрләр язарга телим. Ә китапханә исә сезнең иҗат җимешләрегезне архивларда саклаячак, һәм сез бу тетрәндергеч темада үзегезнең эзегезне калдырачаксыз», - диде ул.

Җиңүчеләр исемлеге белән тулырак сылтамага басып танышып була.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

  • Әлеге конкурс 2024 елның 12 ноябрендә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан игълан ителгән иде. Бәйгегә эшләр 2024 елның 12 ноябреннән 2025 елның 30 апреленә кадәр кабул ителде.
  • Конкурска барлыгы 136 эш килгән, шуларның 14е бәйге нигезләмәсенә туры килмәү сәбәпле кире кагылган. 95 эш модерацияне уңышлы узган һәм конкурс комиссиясе каравына кабул ителгән. Конкурста Татарстан районнарыннан тыш, Мәскәү, Удмуртия, Ульяновск, Новосибирск һәм Красноярск якларыннан да катнашучылар бар иде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *