Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда «Забота» махсус хәрби операция ветераннарын тернәкләндерү үзәге ачыла

Бөгелмәдә «Забота» яңа тернәкләндерү үзәге ачылачак. Россия Социаль фонды һәм ТР Хөкүмәте арасында шул хактагы килешүне Петербурга халыкара икътисади форумы кысаларында имзаладылар, дип хәбәр иттеләр Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәтендә.

«Бу соңгы 20 елда төзелгән шундый дәрәҗәдәге беренче учреждение булачак. Документны Россия Социаль фонды рәисе Сергей Чирков һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

«Забота» тернәкләндерү үзәге элек «Татнефть» акционерлык җәмгыятенә караган «Лилия» шифаханә-профилакторие базасында урнашачак, бинаны Россия Социаль фонды милкенә тапшырачаклар. Кирәкле җиһазлар урнаштырганнан соң, биредә махсус хәрби операция ветераннарына, шулай ук һөнәри авырулары булган хезмәткәрләргә һәм җитештерүдә бәхетсезлек очракларыннан зыян күрүчеләргә медицина реабилитациясе һәм дәвалану буенча комплекслы хезмәтләр күрсәтеләчәк.

«Бу гади медицина учреждениесе генә түгел, ә югары технологияле реабилитациядән һәм психологик ярдәмнән алып безнең компетенция кысаларыннан чыккан шәхси сорауларга кадәр пациентлар һәрьяклап ярдәм алачак урын да. Фондка ышаныч белдергәннәре өчен шәхсән Рөстәм Миңнехановка һәм республика җитәкчелегенә аерым рәхмәт белдерәсем килә. Үзәк киләсе ел башында ук эшли башлар дип өметләнәбез», - дип искәртте Чирков.

Миңнеханов форумда хәбәр иткәнчә, гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү – төбәктә алып барыла торган эшнең төп өстенлеге. Татарстан Социаль инициативаларны эзлекле рәвештә гамәлгә ашыра, федераль структуралар белән актив хезмәттәшлек итә.

«Махсус хәрби операциядә катнашучылар Татарстанның 12 тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен торгыза. Социаль фондның тернәкләндерү үзәкләре башта җитештерүдә җәрәхәт алган кешеләр – заводларда зыян күргән эшчеләр яки эш шартлары аркасында һөнәри авырулары көчәйгән кешеләр өчен булдырылган. 2025 елның гыйнварыннан алар махсус операциядән яраланып кайткан хәрбиләрне дә кабул итә башлады. Россия Социаль фондының тернәкләндерү үзәкләре Анапа, Омск, Волгоград, Владимир, Саратов, Киров һәм Томск өлкәләрендә урнашкан. Учреждениеләр төрле профильләр буенча эшли», - дип белдерделәр «Татар-информ» агентлыгына матбугат хезмәтендә.

Россия Социаль фонды рәисе форумда билгеләп үткәнчә, бүгенге көнгә 12,5 меңнән артык демобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрдән гариза кабул ителгән, 7,2 меңе сәламәтләндерү чаралары узган яки уза. Быел проект 17 мең махсус хәрби операция ветеранын колачлар дип көтелә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *