Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Путин: Россиядә 2030 елга 1000 мәдәни мирас объектын торгызачаклар

2030 елга илдә 1 меңнән дә ким булмаган мәдәни мирас объектларын – борынгы биналарны, чиркәүләрне, утарларны торгызу планлаштырыла. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Петербург халыкара икътисади форумының (ПМЭФ-2025) пленар утырышы барышында хәбәр итте.

«Россия шәһәрләре һәм бистәләренең туристлык җәлеп итүчәнлеген арттыру турында аерым әйтәм. Борынгы биналар, чиркәүләр, утарлар, мәдәни мирас объектлары безнең милли үзенчәлегебезнең гәүдәләнеше, туристларны җәлеп итүнең чын нокталары булып тора. Без 2030 елга илдә кимендә 1 мең шундый объектны ремонтларга, тәртипкә китерергә килештек», – диде дәүләт башлыгы.

Бу һәйкәлләргә икенче тормыш бирерләр дип планлаштырыла – музейлар, күргәзмә һәм агарту үзәкләре, кунакханәләр һәм башка туристик киңлекләр булдыру хисабына.

Путин ассызыклаганча, капитал салуларның нәтиҗәлелеген арттыру өчен көчләрне берләштерергә кирәк.

«Бүлеп бирелгән акча зуррак нәтиҗә бирсен өчен, түбәндәге карарны тәкъдим итәм – туристлык инфраструктурасын булдыру һәм мәдәни мирас объектларын саклау буенча ике ташламалы кредитлау программасының ресурсларын берләштерергә. Шул рәвешле, борынгы биналарны реставрацияләү һәм капиталь ремонтлауга, шул исәптән бизнес мәнфәгатьләрендә дә, өстәмә рәвештә түбән ставкалы ресурслар җәлеп итәргә мөмкин булачак», - дип билгеләп үтте ул.

Моннан тыш, РФ Президенты мондый проектларга кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү корпорациясенең зонтик поручительлек механизмын да кертергә тәкъдим итте. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, мәдәни мирас объектлары белән эшләгәндә инвестиция - төзелеш циклын дәлилләп кыскартырга кирәк.

«Моның белән шөгыльләнүчеләр минем нәрсә турында сөйләгәнемне бик яхшы аңлый. Ул озак вакытны алып тора, аннан котылырга кирәк, артык формалистиканы бетереп – әлбәттә, тарихи йөзне саклауга зыян китермичә», – дип өстәде Путин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *