Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Геройлар янәшә» әдәби бәйгесе лауреаты Лилия Нургалиева: Ватанпәрвәрлек темасы канымда

«Геройлар янәшә» әдәби конкурсы лауреаты, журналист, Кукмара районының «Хезмәт даны» газетасының баш мөхәррир урынбасары Лилия Нургалиева ватанпәрвәрлек темасының канында булуын әйтә.

Лилия Нургалиева бәйгенең «Очерк» номинациясендә беренче урынны алды. «Бүгенге көн каһарманнары темасы миңа бик якын, чөнки улларым да хәрбиләр. Шуңа да һәрбер текстымны йөрәгем аша үткәреп язам», диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Лилия Нургалиева үзенең «Ватан улы» очеркында Кукмара районының Зур Сәрдек авылы егете, өлкән лейтенант Фаил Шакиров турында язган. «Якташым махсус хәрби операциядә беренче көннәреннән бирле катнаша. Танк гаскәрләрендә хезмәт итә. «Курку хисе бар, ләкин аны җиңә белергә кирәк», дип сөйләгән иде ул», ди Лилия Нургалиева.

Журналист очеркындагы бер эпизодны искә төшерә. «Фаил баласы тугач, кызын күрергә өч көнгә кайта, китеп барганда, кабат йөгереп кереп балага каплана, чыгып киткәч, кабат йөгереп керә. Шушы аерылышу мизгелләрен ничек тетрәнеп сөйләгәне, минем аларны шулай ук тетрәнеп тасвирлаганым әле дә истә», – ди ул.

Лилия Нургалиеваның патриотик темага язмалары күп. «Әлеге тема миңа бик якын, чөнки улларым да – хәрбиләр. Шуңа да һәрбер текстымны йөрәгем аша үткәрәм. Үзем дә хәрбиләргә җибәрү өчен чәкчәк пешерешергә дә, сетка үрергә барам», дип сөйли журналист.

  • Бүген Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә патриотик юнәлештәге «Геройлар янәшә» – «Герои рядом» ачык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Барлык җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата бүләкләр алды.
  • Бәйге узган елның ноябрендә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан игълан ителгән иде. Эшләр 2024 елның 12 ноябреннән 2025 елның 30 апреленә кадәр кабул ителде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *