Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан делегациясе Азәрбайҗанның мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә булды

Татарстан һәм Азәрбәйҗан мәдәни элемтәләрне ныгытуны дәвам итә – Татарстан Республикасы делегациясе Баку шәһәре мәгариф учреждениеләрендә булды. Яклар хезмәттәшлекнең яңа форматлары турында фикер алышты һәм мәдәни мирасны саклау өлкәсендә тәҗрибә уртаклашты.

Сәфәр кысаларында ТР делегациясе вәкилләре Татарстанның Азәрбәйҗан Республикасындагы даими вәкиллегендә һәм Бакуның «Каюм Насыйри институты» мәгариф-мәдәни үзәгендә булды.

Делегация составында Татарстан мәгариф учреждениеләре вәкилләре: Казан кооператив институтының Татар мәдәни үзәге җитәкчесе Флүрә Абдуллина, Базарлы Матак районының Нәби Дәүли исемендәге гимназиясе директоры Фәридә Яруллина, шулай ук Әлки районы якташлыгы әгъзалары Хаҗәр Бәширова һәм Алсу Низамова булды.

Фото: © «Татар-информ»

Бакуның «Каюм Насыйри институты» мәгариф-мәдәни үзәге җитәкчесе һәм методисты Эльмира Юсифли белән очрашу сәфәрнең төп вакыйгасы булды. Сөйләшү барышында Флүрә Абдуллина Дәрдемәнд исемендәге татар мәдәни үзәгенең эш тәҗрибәсе белән таныштырды. Ул күренекле татар шагыйре Закир Рәмиевнең (Дәрдемәнд) мирасын саклау өчен уздырыла торган чаралар турында сөйләде.

Хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышуга аерым игътибар бирелде. Очрашуда катнашучылар Бакуның «Каюм Насыйри институты» мәгариф-мәдәни үзәге курсларын тыңлаучыларның татар шагыйре иҗатына багышланган фәнни конференцияләрдә катнашуы мөмкинлеге турында сөйләште.

Сәфәрнең мәдәни программасына Азәрбайҗан башкаласының күренекле урыннары һәм Азәрбайҗандагы татар халкының тарихына бәйле истәлекле урыннар белән танышу кертелгән иде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *