Әлмәт яшүсмерләре шәһәрне төзекләндерү эшләренә кушылды
Әлмәттә шәһәрне төзекләндерү буенча актив эш дәвам итә, бу процесста өлкәннәр генә түгел, җәйге мәшгульлек программасы кысаларында яшьләр дә катнаша. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.
Быел җәйге каникулларга 700дән артык яшүсмерне эшкә урнаштыру планлаштырыла. Аларның 20се инде шәһәр автомобиль юллары идарәсендә актив эшли, мөһим эш башкара — шәһәр территорияләрендә чүп үләннәрен утый. Алар шәһәрдә чисталык һәм тәртип турында кайгыртып, җаваплылык белән эшли, диелгән хәбәрдә.