Әлмәт спортчылары пауэрлифтинг буенча дөнья кубогының призлы урыннарын алды
Әлмәт спортчылары пауэрлифтинг буенча дөнья кубогының призлы урыннарын алды. World Cup 2025 турниры Санкт-Петербургта узды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.
Ләйсән Фазлыева 325 кг белән Азия рекордын куйды. Сергей Моисеев, ярышларда алган җәрәхәтенә карамастан, 725 кг белән бронза медаль алды.
Турнирда Азәрбайҗан, Беларусь, Болгария, Һиндстан, Иран, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Россия, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Төркия, Үзәк Африка Республикасы, Эстония кебек илләрдән барлыгы 1500 дән артык кеше катнашты.