Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан Рәисе каршындагы департамент башлыгы «Батырлар» программасы турында сөйләде

Татарстанда ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасына конкурс нигезендә сайлап алу төгәлләнә. ТР Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Сайлап алуда катнашу өчен 1604 кеше (махсус операциядә катнашучы 1167 хәрби һәм 437 ветеран) гариза тапшырды. Бәя бирү чаралары республикада расланган сайлап алу тәртибе нигезендә үткәрелде, анкета мәгълүматларын һәм конкурсантларның хәрби тәҗрибәсен, аларның дәүләт һәм башка бүләкләрен анализлауны, идарә итү тәҗрибәсен һәм потенциалын бәяләүне үз эченә алды», – дип искәртте ул.

Нәтиҗәдә рейтинг төзелде, ул «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасының Иҗтимагый советы тарафыннан белем алуның тиешле программасына иң яхшыларны кабул итү турында карар кабул итү өчен нигез булачак.

«Хәзерге вакытта без хокук саклау, хәрби органнар линиясе буенча кирәкле тикшерү чараларын тәмамлыйбыз һәм якын арада Иҗтимагый совет тарафыннан раслау өчен ахыргы исемлекне тәкъдим итәргә әзер булачакбыз. Шулай ук Татарстан Рәисенең июльнең беренче яртысында сайлап алуның җиңүчеләре белән очрашуын көтәбез», – дип өстәде Александр Белов.

Ул билгеләп үткәнчә, КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлешендә һөнәри әзерлек буенча белем бирү программасының соңгы вариантын әзерләгән. Безнең геройлар, аны узгач, дәүләт һәм муниципаль хезмәт системасында эшләү өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр алачак.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, белем бирү модульләре вакытында яшәү урыны белән тәэмин итү мәсьәләләрен дә кертеп, курсларны узу өчен кирәкле барлык шартларны тудыру буенча йөкләмәләр бирде.

«Программага спикерлар сыйфатында эксперт-профессионаллар чакырылачак, алдынгы предприятиеләрдә һәм хакимият органнарында стажировкалар үткәрү ниятләнә, курсларда катнашучыларның һәрберсенә шәхси остаз беркетеләчәк», – диде Александр Белов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *