Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татар китабы йортында Лена Шагыйрьҗанга багышланган очрашу узды

Татар китабы йортында татар классикасы һәм заман әдәбияты турындагы «Лакуна» дип аталган лекторийлар циклы кысасында шагыйрә Лена Шагыйрьҗанга багышланган очрашу узды. Очрашуны «Лакуна» проектының авторы шагыйрь, драматург Луиза Янсуар алып барды.

Кунакларны Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин сәламләде, һәм «Лакуна» лекцияләр циклының максаты турында сөйләде.

«Без быел башланып киткән «Лакуна» исемле лекцияләр циклының икенче очрашуына җыелдык. Ул безнең әдәбият тарихында тирән эз калдырган һәм күпчелек очракта тиешенчә бүгенге көнгә кадәр бәяләнеп бетерелмәгән шәхесләргә багышлана. Безнең лекцияләр азрак искә алына торган, әмма күп тапкыр һәм бик зур югарылыкта искә алынырга лаеклы кешеләр турында. Беренче лекция Роберт Әхмәтҗанов турында булса, икенчесе Лена Шагыйрьҗанга багышланган. Шушы лецияләр аша без үзебезнең әдәбиятыбызга тиешле югарылыктан һәм тирәнлектән карарга өйрәтергә һәм өйрәнергә телибез», – диде ул.

Луиза Янсуар лекцияләрнең татар әдәбиятындагы бушлыкларны тутырып бетерергә тиешлеген билгеләде. Һәм очрашуларга әзерләнгәндә Милли музейда, архивта булган мәгълүмат туплануы һәм язучыларның мирасын саклаучы туганнары да җәлеп ителүен әйтте.

«Без замандашларыбызны һәм, гомумән, 21 йөз әдәбиятындагы шәхесләрне шундый аз беләбез. Кайберләрен интернет язмаларда урнашкан фикерләр буенча беләбез, ләкин зурдан кубып, китапханәләргә кереп, китапларын укып, өйрәнеп, тирәннән белеп бетермибез. Шуңа күрә Милли музей, архивларда булган материалларны туплап, мирасларын саклаучы туганнарыннан хатларын, көндәлекләрен җыярга булдык. Лекцияләр циклы «Лакуна» дип атала, чөнки ул «буш, тулып бетмәгән урыннар» дигәнне аңлата. Без шушы бушлыкларны тутырып, беребездән беребезгә импульслар җибәрү максатыннан эшләдек моны», – дип сөйләде ул.

Лекция барышында Лена Шагыйрьҗанның поэзиясе, шәхесе һәм иҗатының чорлары турында сөйләштеләр. Шулай ук очрашуда шагыйрәнең үз тавышы язылган тапшырулардан өзекләр, әңгәмәләре дә яңгырады.

«Иң тетрәндергеч, шәхси дә, шул ук вакытта фәлсәфи дә темаларга кагыла торган әңгәмәләрдән өзекләргә тукталырга булдык», – диде Луиза Янсуар һәм «Татарстан» радиосына әлеге өзекләрне биргән өчен рәхмәтен белдерде.

Очрашуда Татарстанның халык артисты, Лена Шагыйрьҗанның сеңлесе Луара Шакирҗанова да бар иде. Ул аның шигырьләреннән өзекләр укыды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *