Биектау районы башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучыга хезмәте өчен рәхмәт белдерде
Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов махсус хәрби операциядә катнашучы, Валли кушаматлы гвардия лейтенанты белән очрашты. Хәзер хәрби ялда һәм тернәкләнү уза. Бу хакта ул Телеграм-каналында хәбәр итте.
«Ул Бөреле авылыннан, 2022 елда кече сержант дәрәҗәсендә мобилизацияләнгән. Хезмәт вакытында үзен пехотада да, артиллерия подразделениеләрендә дә күрсәтте. Хәзер якташыбыз Сватово районында хезмәт итә», - дип сөйләде муниципалитет башлыгы.
Шулай ук билгеле булганча, Валли дошманның өч «Баба Яга» пилотсыз очкычын юк иткән, шуның өчен аны кыска вакытлы отпуск белән бүләкләгәннәр.
«Көн саен Россия мәнфәгатьләрен яклауда торган хәрби хезмәткәрләребезнең батырлыгы һәм профессиональлеге белән горурланабыз!» - дип язган Хисаметдинов.
Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә, мобилизацияләнүчеләр һәм контрактникларны да кертеп, 38 169 кеше китүе турында сөйләгән иде.
«Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесе бу исемгә үлгәннән соң лаек булды. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.
Россиядә 2025 ел – Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.