Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казандагы сайлап алу пункты башлыгы: Контракт төзергә башка төбәкләрдән дә киләләр

Түләүләрнең югары булуы һәм Африка корпусында хезмәт итү мөмкинлеге сәбәпле контракт төзү өчен Татарстанга башка төбәкләрдән дә киләләр. Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә җыю турында «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казандагы сайлап алу пункты башлыгы Андрей Козлов шулай дип белдерде.

«Сайлап алу пункты эшен дәвам итә, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү өчен кешеләр җыябыз. Сайлап алуның төп критерийлары: 18 яшьтән 60 яшькә кадәрге, сәламәтлекләре буенча хезмәт итәргә яраклы кешеләр таләп ителә», – дип хәбәр итте ТР Хәрби комиссариатының контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы Андрей Козлов.

Ул искәртеп үткәнчә, Татарстан - Африка корпусында хезмәт итү өчен өстәмә рәвештә сайлап алу уздырыла торган аз санлы төбәкләрнең берсе. Татарстанда контракт төзегән очракта хәрби хезмәткәр бер тапкыр бирелә торган түләү сыйфатында - 2,1 миллион, РФ Саклану министрлыгыннан өстәмә рәвештә 400 мең сум алачак. Бер тапкыр бирелә торган түләүнең гомуми күләме 2,5 миллион сум тәшкил итә.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры яки 117 төбәкара кол-үзәк номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *