Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Васил Шәйхразыев: «Татар-информ» агентлыгы – татарның киләчәген кайгыртучы рухи маяк

ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын 35 еллык юбилее белән тәбрикләде.

«Бөтендөнья татар конгрессы «Татар-информ» агентлыгы белән инде 33 ел дәвамында кулга-кул тотынып, нәтиҗәле хезмәттәшлек алып бара. Агентлык конгресс эшчәнлеген, дөньяның төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребезнең яңалыкларын даими яктыртып килә. «Татар-информ» — татар дөньясында яшәүче һәрбер татар кешесе өчен ышанычлы мәгълүмат чыганагы, милләтебезне берләштерүче рухи күпер булып хезмәт итә», – дип билгеләп үтте Васил Шәйхразыев.

Ул, агентлык башкарган хезмәт нәтиҗәсендә, милләттәшләребезнең татарлар тормышындагы яңалыкларны белеп баруын искәртте. «Милли тормышның әһәмиятле вакыйгаларын, иҗтимагый оешмалар эшчәнлеген, зыялыларыбыз фикерен, яшьләр хәрәкәтен — барысын да халыкка җиткерәсез. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә!» – дип мөрәҗәгать итте вице-премьер «Татар-информ» агентлыгы хезмәткәрләренә.

Васил Шәйхразыев «Татар информ» агентлыгының татар телендә оператив, ышанычлы һәм профессиональ яңалыклар таратучы, мәгълүмати киңлектә үз урынын тапкан абруйлы чыганакка әверелгәнен ассызыклады.

«Бүгенге көндә дә сез, Бөтендөнья татар конгрессы белән бергәләп, заман сулышын тоеп, төгәллек, объективлык, халык мәнфәгатен беренче урынга кую кебек принципларга тугры калып эшлисез. Сезнең хезмәт — ул тарихны теркәү, милләтебезнең тормышын чагылдырып бару, татар телен саклап калу юлында зур бер казаныш. «Татар-информ» – ул мәгълүмат кына бирүче түгел, ул милли үзаңны ныгыту, татар халкының киләчәген кайгыртучы рухи маяк. Агентлыкта эшләүчеләр – журналистлар, мөхәррирләр, операторлар, техник белгечләр – барысы да бу изге эшкә үз өлешен кертә», – дип әйтте Милли шура рәисе.

«Хөрмәтле хезмәткәрләр! Сезгә ныклы сәламәтлек, иҗади күтәренкелек, яңадан-яңа казанышлар телим! Һәрвакыт халык ышанычын аклагыз, милләтебез өчен җан атып эшләүегезне дәвам итегез. Татар халкының рухын дөньяга таныту юнәлешендәге хезмәтегез өчен зур рәхмәт! Бөтендөнья татар конгрессы һәрвакыт сезнең белән!» – дигән теләкләрен җиткерде Васил Шәйхразыев.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *