Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Бердәм Россия» Рөстәм Миңнехановны Татарстан Рәисе сайлауларына тәкъдим итте

«Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге ТР Рәисе сайлауларына республиканың хәзерге җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим итте. Карар бүген партиянең төбәк бүлегенең 38 нче конференциясендә кабул ителде.

«Өстенлек итүче сәяси көч буларак, без республика Рәисе вазифасына үзебезнең партия кандидатурасын тәкъдим итәргә бурычлы. Сайлау процессының логикасы һәм гамәлдәге законнарның таләпләре шундый», – диде ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул искәрткәнчә, Миңнеханов кандидатурасы төбәк сәяси советы президиумы утырышында партиядән сайлауларга тәкъдим итү өчен хупланган иде.

«Бердәм Россия»нең Мәскәүдәге Генераль советы президиумы бу карарны билгеләнгән тәртиптә килештерде», – дип ассызыклады Мөхәммәтшин.

Ул билгеләп үткәнчә, Миңнеханов Татарстанны 15 ел дәвамында уңышлы җитәкли, федераль дәрәҗәдә абруй казанган җитәкче, «Бердәм Россия» Югары Советы бюросына керә.

«Икътисадтагы казанышлар, аның җитәкчелегендә гамәлгә ашырылган йөзләгән программа һәм проектлар аның турында сөйли. Җәлеп ителгән инвестицияләр, яңа җитештерү объектлары һәм эш урыннары, милләтара тынычлык һәм татулык атмосферасы, ватандашларга ярдәм», – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе.

Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстан уңышларына һәм аның җитәкчесенә Россия Президенты Владимир Путин югары бәя бирде. «Элегрәк ул берничә тапкыр безнең төбәкне «терәк» дип атады. Рөстәм Нургалиевичка үз кандидатурасын тәкъдим итү үтенече белән күп кенә гражданнар һәм оешмалар, шул исәптән партия чараларында да, мөрәҗәгать иттеләр», - дип йомгаклады ул.

Татарстанда республика Рәисен, ТР Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар 14 сентябрьдә узачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *