Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Песошин: ТР эшләүче хатын-кызларга уңайлы шартлар тудыру тәҗрибәсе белән бүлешергә әзер

Татарстан, көчле социаль партнерлык традицияләренә ия төбәк буларак, эшләүче хатын-кызлар өчен уңайлы шартлар тудыру тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер. Республика Премьер-министры Алексей Песошин «Россия тимер юллары» ААҖ хатын-кызларының эш шартларын, ялын һәм аларга социаль ярдәм күрсәтүне камилләштерүгә багышланган VI форумның пленар сессиясендә шулай дип белдерде, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.

Казанда узучы форумга Россия тимер юллары, функциональ филиаллары һәм бүлендек җәмгыятьләренең 120дән артык вәкиле - хатын-кызлар җыелды. Моннан тыш, быел чарада Белоруссия, Үзбәкстан, Казахстан, Әрмәнстан, Монголия һәм Кытай кунаклары, шулай ук Кырым тимер юлы һәм «Новороссия тимер юллары» вәкилләре дә катнаша.

Алексей Песошин Россия тимер юлларын транспорт тармагының флагманы дип атады. «Хатын-кызлар Россия тимер юллары үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертә. Сез һөнәри җаваплылыкны гаиләне кайгырту белән гармонияле рәвештә берләштерәсез, профессиональлек, ныклык һәм максатчанлык үрнәге булып торасыз», - дип искәртте ул.

«Бүгенге форум - уңайлы мохит булдыру өчен бизнес, дәүләт һәм иҗтимагый оешмаларның тырышлыгын берләштерү мөмкинлеге ул, анда Россия тимер юлларының һәр хезмәткәре үз потенциалын тормышка ашыра, сәламәтлек, ана булу, карьера үсеше һәм лаеклы ял мәсьәләләрендә ярдәм тоя алачак», – дигән ышаныч белдерде Татарстан Хөкүмәте башлыгы.

«Көчләрне берләштереп, без яңа нәтиҗәле ярдәм чаралары булдыра алырбыз дип ышанам. Форумда катнашучыларга нәтиҗәле эш, конструктив идеяләр, шулай ук кунакчыл Казаннан якты хис-кичерешләр алуларын телим. Киләчәктә дә бу форумны үзебездә кабул итүгә шат булачакбыз», - дип өстәде Песошин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *