Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов Россиядә бруцеллез таралу фонында профилактик чараларны көчәйтүне таләп итте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә хайваннардагы куркыныч авыруларны профилактикалау чараларын көчәйтергә кушты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Килеп туган вәзгыять турында ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев сөйләде. Киңәшмә республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференция элемтәсе режимында узды, анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Докладчы сүзләренчә, Россиядә хайваннар арасында йогышлы авыруларның артуы күзәтелә. 2024 елда бөтен ил күләмендә 276 чыганак теркәлсә, 2025 елның беренче яртыеллыгында инде аларның саны 265кә җиткән.

«Республикабызда агымдагы ел башыннан алты чыганак теркәлде. Инфекциядән Чүпрәле, Чирмешән, Балык Бистәсе һәм Балтач районнары зыян күрде», - диде Галиев.

Иң күп чыганаклар (3) Балык Бистәсе районында ачыкланган. Барлык очракларда да законны бозып - килештермичә һәм ветеринария документларыннан башка кертелгән терлекләр бруцеллез чыганагы булды, дип аңлатты ул.

Татарстан ветеринария хезмәте агымдагы ел башыннан алып терлекләрне республикага рөхсәтсез кертүнең 29 очрагын ачыклаган. Нәтиҗәдә, 2 мең баштан артык авыл хуҗалыгы терлеге һәм 40 мең башка якын кош-корт карантинга куелган.

Бруцеллез таралу куркынычы аркасында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендә профильле штабның чираттан тыш утырышы узды. Барлык районнарда да гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышлары үткәрелде, аларда бруцеллезны профилактикалау һәм терлекләрне рөхсәтсез кертү мәсьәләләре каралды.

Галиев искәрткәнчә, кеше авыру хайваннардан бруцеллез йоктырырга мөмкин. Нәтиҗәдә, кешеләрдә артрит, радикулит һәм башка авырулар көчәя. «Республикабызда мондый очраклар бар. Кайбер урыннарда хайваннарның хуҗалары һәм хезмәт күрсәтүче персонал бруцеллез йоктырды», - дип искәртте ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *