Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанга килгән Гарәп Әмирлекләре Президенты киңәшчесе КФУда, «Ярдәм» мәчетендә булды

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты киңәшчесе шәех Солтан бен Хәлифә Әл Нахайян Татарстанга эшлекле сәфәрен дәвам итә. Бүген ул Казан федераль университетында һәм «Ярдәм» мәчетендә булды, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте. Сәфәрдә аны Казан мэры Илсур Метшин озатып йөрде.

КФУда кунак илдәге әйдәп баручы югары уку йортларының берсенең фәнни һәм белем бирү потенциалы белән танышты. Сәфәр барышында инновацион проектлар, кадрлар әзерләү һәм халыкара партнерлык мөмкинлекләренә аерым игътибар бирелде. Делегация шулай ук университет музеенда да булды, анда шәехкә иң кыйммәтле экспонатларның берсен – Коръәннең беренче басма нөсхәсен күрсәттеләр.

«Ярдәм» мәчете программаның чираттагы пункты булды. Делегация Аллаһ йортын гына түгел, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен тернәкләндерү һәм социаль адаптация үзәген дә карады. Кунакка учреждениенең хәйрия эшчәнлеге, шул исәптән инвалидларга ярдәм күрсәтү программалары турында сөйләделәр.

Шәех Солтан Бен Хәлиф Әл Нахайянның сәфәре Татарстан белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында дустанә элемтәләрне ныгыту, шулай ук мәгариф, мәдәният һәм социаль инициативалар өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтүгә ярдәм итә.

Кичә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты киңәшчесе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Әңгәмә барышында яклар Россия-Берләшкән Гарәп Әмирлекләре мөнәсәбәтләре үсешендә, бигрәк тә икътисад, мәдәният һәм гуманитар хезмәттәшлек өлкәсендә уңай динамиканы билгеләп үтте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *