Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кукмарада удмуртларның «Чакара» Бөтенроссия фольклор фестивале узды

Кукмара районының Нырья авылында удмуртларның борынгы көйләре «Чакара» Бөтенроссия фольклор фестивале узды. Удмуртиядә Кама аръягы удмуртларының милли үзәге инициативасы белән барлыкка килгән фестивальнең тарихы 2015 елдан башланды һәм аны үткәрү ел саен бер төбәктән икенчесенә күчә. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы яза.

Фестиваль эстафетасын беренче булып Башкортстан, 2016 елда Пермь крае кабул итте. Безнең районда, Кукмараның үзендә 2018 елда «Чакара» үткән иде инде һәм менә быел район янә кунаклар кабул итте.

Быел 13 регионнан 80 коллектив килергә теләк белдергән. Күрше-тирә республикалардан тыш Пермь крае, Свердлау һәм Төмән өлкәләре, Санкт-Петербург каласыннан да иҗади коллективлар килгән иде.

Бәйрәм программасы Башкортстан Республикасының «Ми кизим» (чәчү) удмурт композициясе белән башланды. Фестивальнең ачылу тантанасында сәхнәгә күтәрелгән кунаклар – Кукмара район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, Удмуртия Республикасының Иҗтимагый палатасы рәисе, Удмуртия Республикасының Халыклары дуслыгы йорты директоры Юлия Шахтина, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәдәният һәм массакүләм мәгълүмәт чаралары комиссиясе рәисе Розалия Нургалиева, Башкортстан Республикасы удмуртлары оешмасы рәисе Людвиг Латыйпов, «Кама аръягы удмуртларының милли үзәге» Удмурт Республикасы иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Флера Чибышевалар һәркемне ихлас сәламләде

«Районыбыз күпмилләтле һәм без дус-тату яшибез. Күпмилләтле коллективлар катнашка «Кукмара итекләре» фестивале белән башланып киткән елыбыз кунакларга бай. Әле кайчан гына мари дусларыбызның «Семык» бәйрәмен үткәргән идек, аннан соң Сабан туйлары узды. Кичә Питрауны бәйрәм иттек, бүген «Чакара, тиздән «Бал спасы», «Алма спасы» килеп җитәр. Менә шулай дус яшәгәндә безнең илебез дә, тормышыбыз да какшамас, нык булыр», – дип сөйләде Резеда Гаянова.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *