Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Балтач мөхтәсибәтендә XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе үтте

19нчы июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел әлеге чара Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Каһарманнар елы уңаеннан үтте һәм күпләгән шәрәфле кунаклар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, татар зыялылары катнашында үтте. Биредә Татарстан районнарыннан тыш, Ульяновск, Оренбург һәм Киров өлкәләреннән, Башкортстан, Марий Эл республикаларыннан да балалар килеп катнашты.

Фото: © ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Быелгы Сабан туен хөрмәтләп, җыелган халыкка сәламләү һәм тәбрикләү сүзләрен җиткерүчеләр арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин һ.б. бар иде.

Сабан туе балаларның Коръәннән аятьләр һәм догалар укуы, мөнәҗәтләр, төрле иҗади чыгышлар белән ачылды.

Фото: © ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Ачылыштан соң илебезнең төрле төбәкләреннән килгән балалар уеннарда көчләрен сынап, бүләкләр алырга ашыкты. Милли бәйрәм программасына барлыгы 30дан артык ярыш, шулай ук Каһарманнар елын истә тотып, яңа уеннар да кертелгән иде. Коръәннән аятьләр һәм догалар укучыларны бүләкләүдән тыш, күпләгән уеннар: йөгерү, кул көрәше, чүлмәк вату, таяк һәм бау тартыш, әтәч тоту, стаканга су ташу, йомырка кабып йөгерү, капчык сугышы, күз бәйләп әйбер кисү, капчык киеп йөгерү, туры баганага менү, утын кисү һ.б. көч сынашу булып узды.

Фото: © ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Әлеге Сабан туеның үзенә генә хас үзенчәлеге – бирегә килгән халыкның бергәләшеп мәйдан уртасында өйлә намазы укуы. Бу вакытта барлык уеннар да тукталып торды, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *