Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан синоптигы республикага тропик яңгырлар килеп җитәчәкме, юкмы икәнен әйтте

Бүген Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә көчле яңгыр яуды. Урамнар, ишегаллары һәм автотрассаларны су басты. Кешеләр социаль челтәрләрдә йөзеп баручы автомобильләрне һәм су баскан җәяүлеләр кичүләрен фото һәм видеога төшереп урнаштыра.

Бу атнада Татарстанны су басармы – бу хакта «Татар-информ»га ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь сөйләде.

«Бездә әлегә мондый һава торышы көтелми. Моңарчы республикада киң антициклон урнашкан иде, һава торышы эссе һәм явым-төшемсез булды. Соңгы көннәрдә уртача тәүлеклек температура нормага якынлашты. Хәзер һава торышы үзгәрә, антициклон әкренләп безнең территориядән китә», - дип хәбәр итте ул.

Гоголь мәгълүматларына караганда, республиканың көнбатыш районнарында «түбән атмосфера басымы кыры тәэсир итә» башлаган. Бүген урыны белән явым-төшем явып узачак, ул әкренләп бөтен республика буйлап таралачак.

«Атна дәвамында кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшен күзәтеләчәк. Көндез һәм төнлә явым-төшем көтелә. Бездә Мәскәүдәге кебек күләмле һәм көчле явым-төшем булмаячак. Булган очракта да, урыны белән генә явачак», - дип билгеләде Гоголь.

Июль башыннан Казанда барлыгы 39 миллиметр яңгыр яуган, бу айлык норманың 62 процентын тәшкил итә. Бу айда шәһәрдә явым-төшем нормасы – 62 миллиметр. Көнбатыш районнарда – Арча, Тәтеш, Чүпрәледә айлык явым-төшем нормасының яртысыннан артыгы, ә көнчыгышта һәм республиканың үзәгендә нормадан азрак явым-төшем яуган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *