Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кукмара волонтерлары хәрбиләргә мотоцикллар өчен прицеплар һәм гуманитар ярдәм җибәрде

Татарстанның Кукмара районында яшәүчеләр гуманитар йөк җыю һәм махсус хәрби операция катнашучыларына ярдәм күрсәтүне дәвам итә. «Гараж» волонтерлар төркеме даими рәвештә фронтка азык-төлек продуктлары, беренче кирәк-ярак әйберләр һәм техника җибәрә.

«Волонтерлар эшне мичләр ясаудан башлаган. Башта алар солдатларга мич кирәк булачагына шикләнгән булган, ләкин фронтта аларга ихтыяҗ зур булып чыккан. Аннары волонтерлар кечкенәрәк мичләр ясый башлаган. Хәзерге вакытта алар мотоцикллар ремонтлау белән шөгыльләнә, бу процесста район халкы да актив катнаша. Солдатлардан бик күп мөрәҗәгатьләр килә, әмма без көчебездән килгән кадәр барысын да эшләргә тырышабыз», – дип сөйләде Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев.

Волонтерларның берсе Фаил Галимуллин ярдәмне алгы сызыкка шәхсән үзе илтә. Ул хәрбиләр белән даими аралашып тора һәм аларга нәрсә кирәк икәнен белә. Мәсәлән, фронтта барыннан да бигрәк транспорт, шул исәптән мотоцикллар кирәк. Әмма аларга икедән артык кеше утыра алмый, шуңа күрә волонтерлар мотоциклга тагу өчен прицеплар эшләргә булган.

Мотоцикл өчен ике яңа прицеп – әлегә сынау варианты гына. Аларны төрле транспортка тагып була, ләкин бу юлы конструкцияләрне нәкъ менә мотоциклларга тагу өчен җайлаштырганнар. Шулай ук волонтерлар 20дән артык монокәгәрмәч җыеп җибәргән. Әлеге җайланмалар яраланган солдатларны авыр шартларда эвакуацияләү өчен кулланыла.

Йөк составында шулай ук азык-төлек продуктлары һәм беренче кирәк-яраклар – алгы сызыктагы хәрбиләргә булыша алган барлык кирәкле нәрсәләр бар.

Материал Адилә Шакирова катнашында әзерләнде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *