Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда шагыйрь һәм журналист Рөстәм Фәйзуллин рухына Коръән ашы үткәрелде

Күренекле шагыйрь һәм журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рөстәм Фәйзуллинның (әдәби псевдонимы – Рөстәм Акъегет) вафатына биш ел тулды. Шул уңайдан Казанның «Азу» кафесында аның якты рухына Коръән ашы үткәрелде.

Чараны оештыручы - мәрхүмнең хәләл җефете Гөлсинә Фәйзуллина бирегә ире ягыннан да, үз ягыннан да барлык туганнарын җыйды. Төп үзенчәлеге тагын шул – Рөстәм Фәйзуллин 50 елга якын хезмәт куйган «Татарстан» радиосы коллективы тулысы белән чакырылды. Татар зыялылары арасында әле мондый хәлнең булганы юк иде.

Коръән сурәләрен Илһам хәзрәт Сабиров укыды, мәрхүмнең рухына дога кылынды. Мәҗлеснең икенче өлеше Рөстәм Фәйзуллинны искә алу кичәсен хәтерләтте. Аның олы абыйлары Рафаэль Фәйзуллин һәм Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның, сеңлесе Люциянең, энесе Илдусның, Гөлсинәнең апасы Халидә Борһанованың чыгышларында якты хатирәләр яңарды.

РФ Президентының Эчке сәясәт идарәсенең Дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы урынбасары Алмаз Фәйзуллин абыйсына кагылышлы истәлекләре һәм аның халкыбызның рухи тормышында тоткан урыны турында фикерләре белән уртаклашты.

«Татарстан» радиосы хезмәткәрләре арасыннан җитәкче - Тәүфыйк Сәгыйтов, Рәзин Нуруллин, Әлфинур Хисами, Фәнис Мөхәммәтов, Газизҗан Вахитов, Нәсим Акмал, Раил Садри чыгыш ясады.

Сүзләрендәге төп фикер: Рөстәм Фәйзуллин калдырып киткән бай мирас – аның тарафыннан әзерләнгән күпсанлы тапшырулар, әдәби-музыкаль программалар, радиоспектакльләр – архив киштәләрендә тузанланып ятмый, бүген дә халыкка хезмәт итә. Димәк, аларның авторы яшәвен дәвам иттерә, әлеге затлы мирас беркайчан да үзенең кыйммәтен югалтмаячак.

«Кичә барышында әйтелмәсә дә, соңыннан һәркемнең уенда бер фикер тумый калмагандыр. Тормыш күрсәткәнчә, ирләр бакыйлыкка хатыннарыннан иртәрәк китеп бара. Бу безгә, ир-ат халкына, Ходай тарафыннан бирелгән бер мәрхәмәттер. Ирен кадерләп соңгы юлга озату, аның хәтерен саклап яшәү – хатын-кыз өлешенә тия. Гөлсинә ханым Фәйзуллина, менә шушы кичәне оештырып, татар зыялыларының үзләреннән соң яшәп калачак хатыннарына матур үрнәк күрсәтте. Кылган игелеге үзенә бәрәкәт булып кайтса иде, дип телибез», - диде «Татарстан» радиосының әдәбият-сәнгать редакциясе шеф-редакторы Нәсим Акмал.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *