Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чистай районының Яңа Элмәле авылында башкарма комитет бинасы ачылды

Чистай районының Яңа Элмәле авылында республика программасы кысаларында төзелгән авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы ачылды һәм Яңа Элмәле авыл җирлегенең рәсми символлары теркәлү турында таныклыклар тапшырылды. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» газетасы яза.

Авыл халкының олы шатлыгын уртаклашу өчен бирегә бик күп кунак килгән, алар арасында «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе киңәшчесе Владимир Козонков, Федерация Советының Сенаторлар клубы башкарма директоры Николай Тузов, район башлыгы Рамил Айбатов, районның авыл җирлекләре башлыклары да бар иде.

«Бүген районыбыз, Яңа Элмәле авыл җирлеге тарихына кереп кала торган үзенчәлекле көн: биредә республика программасы кысаларында сафка бастырылган яңа административ бина ачыла һәм Яңа Элмәле авыл җирлегенең гербы һәм флагы тәкъдим ителә. Җирле үзидарә органнары күп төрле мәсьәләләр хәл итү белән мәшгуль. Кешеләр яңа биналарга бары тик яхшы хәбәрләр белән генә килсен иде. Бина хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттырырга ярдәм итсен. Ә герб һәм әләм – ул матур рәсемнәр генә түгел, ә авыл җирлегенең үзенчәлеген, тарихын, бердәмлеген чагылдыручы символлар», – диде Рамил Тәлгать улы.

Район җитәкчесе бәйрәмгә бүләк тә алып килгән, Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Илдар Җамалетдиновка җирлек өчен 100 мең сумга сертификат тапшырды.

Авыл җирлегенең символларын Федерация Советының Сенаторлар клубы башкарма директоры Николай Тузов һәм Бөтенроссия геральдика җәмгыятенең хөрмәтле әгъзасы Ефим Комаровский ясаган. Гербтагы яшел һәм кызыл төсләр, авыл җирлегендә урнашкан ике авылны: Иске Элмәлене һәм Яңа Элмәлене чагылдыра, ә уңыш, иминлек, бәхет китерүче дагалар шулай ук ике авылның бердәмлеген аңлата.

Яңа Элмәле авыл җирлеге составына ике торак пункт: Яңа Элмәле (210 йорт) һәм Иске Элмәле (200 йорт) авыллары керә. Биредә 1068 кеше, нигездә, чувашлар яши.

Символик кызыл тасманы кискәч, хөрмәтле кунаклар административ бинаның бүлмәләре белән таныштылар.

Заманча стандартларга җавап бирә торган яңа административ бина авылның үзәк мәйданында, ФАП һәм авыл мәдәният йорты белән янәшә урнашкан. Сүз уңаеннан, биредә фельдшер-акушерлык пункты шулай ук республика программасы буенча төзелде, ә мәдәният йорты республика ярдәме белән яңа төс алды. Бина бик матур, җайлы гына килеп чыккан, эче якты, һәр белгечнең үз кабинеты бар. Программага мебельләр белән тәэмин итү дә кергәнлектән, мебельләр дә урнаштырылган. Инженерлык челтәрләре сузылган, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *