Түбән Кама рәссамы волонтерларга багышланган яңа картинасын тәкъдим итте
Түбән Кама музеенда рәссам Илдус Мортазинның яңа картинасы барлыкка килде. Бу хакта «Туган як» газетасы яза.
Рәссам аны Түбән Кама районының Югары Чаллы авылында яшәүче волонтер Изалия Хәйруллина белән очрашканнан соң илһамланып ясаган. Картинаның исеме «Яклаучылар өчен чәкчәк».
«Өлкән буынның безнең яклаучыларга тырышып, ихлас һәм актив ярдәм итүен күрү күңелне нечкәртә. Моны, мөгаен, әти-әниләр кайгыртуы дип атап буладыр», – дип уртаклашты Илдус Мортазин.