Татарстан Көрәш федерациясе «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләренә спорт киемнәре бүләк итте
Татарстан Көрәш федерациясе Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә милли көрәш белән шөгыльләнү өчен 20 комплект спорт формасы бүләк итте. Бу хакта Татарстан Көрәш федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте
Бүләкләрне ТР Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров тапшырды.
Элегрәк Көрәш Федерациясе мәдрәсәне спорт келәме һәм махсус җиһазлар белән тәэмин иткән иде.