Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Дәүләт Думасы экстремистик материаллар эзләгән өчен штрафлар турында закон кабул итте

Бүген Дәүләт Думасы интернетта экстремистик материаллар эзләгән һәм VPN-сервисларына реклама ясаган өчен штрафлар салу турында закон проектын ахыргы укылышта кабул итте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Тавыш бирү алдыннан парламентарийлар алдында Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев чыгыш ясады. Аерым алганда, ул «чит ил платформалары үзләрендә урнаштырылган экстремистик язмаларны системалы рәвештә бетереп барудан баш тарта», дип зарланды.

Чит ил цифрлы платформаларының дошманнарча мөнәсәбәте махсус хәрби операция башлануга туры килде, диде министр.

Шул ук вакытта, ул кулланучыларның сорауларын эзләү системалары тарафыннан хокук саклау органнарына тапшырып баруы каралмаган диде.

«Бары тик ачылган җинаять эше кысаларында гына, оператив-эзләү чаралары уздыру өчен төгәл нигезләр булганда гына. Монда бернинди куркыныч та килеп чыкмый», – дип ышандырды Шадаев.

Нәтиҗәдә, аның бәяләмәләре буенча, бу яңа законны кабул итү экстремистик материалларның алга таба таралуына юл куймаска һәм «көнбатышның зур платформаларын» блокировкалау турында әлегә карар кабул итми торырга мөмкинлек бирәчәк. «Гадәти кулланучылар зыян күрмәячәк. Бу бик мөһим», – диде ул.

Закон Россиянең Административ хокук бозулар кодексының «Белә торып экстремистик материаллар эзләү һәм аларга керү, шул исәптән керү мөмкинлеге чикләнгән мәгълүмати ресурсларга, мәгълүмати-телекоммуникация челтәрләренә программа-аппарат чараларын кулланып керү мөмкинлеген алу» 13.53 маддәсен тулыландыра. Мондый хокук бозулар өчен 3 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф салыначак.

Моннан тыш, 14.3 маддәдә 18нче өлеш барлыкка килә, ул VPN-сервислар рекламалаган өчен җаваплылык кертә. Гражданнарга «керү чикләнгән мәгълүмати ресурсларга, мәгълүмати-телекоммуникация челтәрләренә керү өчен программа-аппарат чараларына реклама тараткан» өчен 50 – 80 мең, вазифаи затларга 80 – 150 мең, ә юридик затларга 200 – 500 мең сум штраф каралаган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *