Әлки районына Татарстан Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов килде
Әлки районында Татарстан Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов «Алдынгылар хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе Советының эшчәнлеге һәм эш нәтиҗәләре белән танышты. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов, социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова каршы алды. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» газетасы яза.
Район мәктәпләренең хәрәкәт активистлары белән сөйләшү ачык диалог форматында узды. «Яшь имәннәр» сәламәтлек лагере базасында узган бу очрашу барышында Тимур Сөләйманов һәр юнәлешнең эшенә уңай бәя бирде. 2 сәгатькә якын барган күрешүдә яшь әлкилеләр «Алдынгылар хәрәкәте»нең республика бүлеге җитәкчесенә төрле кызыклы сораулар да бирергә өлгерде, диелә хәбәрдә.