Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Савельев: Татарстан транспорт комплексын эзлекле һәм системалы рәвештә үстерә

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Савельев белән республиканың транспорт комплексын үстерү һәм инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алышты.

ТР Хөкүмәте йортындагы очрашу РФ вице-премьерының Татарстанга эш сәфәре белән килүе кысаларында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

«Татарстанда транспорт комплексын үстерү юнәлешендә эзлекле һәм системалы эш алып барыла. 2024 елда республиканың барлык аэропортларында хезмәт күрсәтелгән пассажирларның гомуми саны – 6 миллионнан артык кеше. Бүген без «Казан» халыкара аэропортының яңа терминалы проекты белән таныштык. Шулай ук Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында җитештерелә торган «Метеор 2020» тизйөрешле судносын карадык», – дип билгеләп үтте Виталий Савельев.

Моннан тыш, РФ вице-премьеры сүзләренчә, Татарстан предприятиеләре транспорт мегапроектларын гамәлгә ашыруда катнаша. Мәскәү – Санкт-Петербург югары тизлекле магистрален төзү өчен «Нацпроектстрой» КАМАЗдан 400 берәмлектән артык махсус техника сатып алырга планлаштыра.

«Сезнең җитәкчелектә Татарстан Республикасы төбәктәге һәр кешенең мәнфәгатьләренә җавап бирүче социаль-икътисади үсешен дәвам итәчәк, дип ышанам», – дип өстәде кунак, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп.

Татарстан Рәисе Россия Президенты Владимир Путинга һәм РФ Хөкүмәтенә республика инициативаларын хуплаулары өчен рәхмәт белдерде. «Транспорт инфраструктурасын үстермичә икътисадның бернинди перспективасы да юк. Безнең илдә мегапроектлар гамәлгә ашырыла, аларның бер өлеше Татарстан Республикасына кагыла», - дип билгеләде ул.

«Мәсәлән, яңа М-12 трассасы – югары иминлек һәм сыйфат дәрәҗәсе. Безнең республика өчен авиация элемтәсе зур әһәмияткә ия. Узган ел Казан аэропортында перрон киңәйтелде. Бүген яңа терминал проектын презентацияләделәр. Шулай ук Татарстан су ресурсларына да бай, шуңа күрә елгаларда суднолар йөрешен үстерү мөһим. Авиация сәнәгатендә, тимер юл өлкәсендә проектлар гамәлгә ашырыла», – дип мисаллар китерде Татарстан Республикасы Рәисе.

«Республика территориясендә ил җитәкчелеге куйган барлык бурычлар да лаеклы рәвештә гамәлгә ашырылачак», - дип ышандырды ул.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов шулай ук Виталий Савельевка «Дуслык» орденын тапшырды. Россия вице-премьеры әлеге бүләккә күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисади потенциалын ныгытуга керткән зур өлеше өчен лаек булды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *