Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда туган телләрдән төп дәүләт имтиханын сайлаган укучылар саны арткан

Быел туган телләр буенча төп дәүләт имтиханын тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 5,8 меңнән артык укучы (шуларның 5,6 меңнән артыгы – татар теленнән) сайлаган. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

«Бу узган ел белән чагыштырганда 1 751 балага күбрәк. Татар теленнән имтихан тапшыру буенча Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Азнакай, Түбән Кама, Питрәч һәм Арча районнары алда бара. Республика буенча уртача билге узган ел белән чагыштырганда тотрыклы», - дип сөйләде ул.

Унберенче сыйныф укучылары арасында туган телдән бердәм республика имтиханын 32 укучы сайлаган. Узган ел җиде кеше имтихан тапшырган булган.

«Имтихан тапшыручылар – Казан, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Актаныш, Әтнә, Биектау, Кайбыч, Мөслим һәм Чистай районнары укучылары», - дип искәртте ТР мәгариф һәм фән министры.

Аның сүзләренчә, яшьләрнең туган телләргә карата кызыксынуы арта.

«Һәр халыкка үз туган теле кызыклы. Кешеләрнең үзаңы үсә, балалар туган телне белергә кирәклеген аңлый. Һәм без моның шулай булуына шат. Моны безнең хезмәтебез, куйган тырышлык нәтиҗәсе дип саныйм. Бу юнәлештә даими эш алып барыла», - дип сүзен төгәлләде Һадиуллин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *