Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тапшырды

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә Татарстан Рәисен сайлауда кандидат буларак теркәлү өчен документлар тапшырды.

24 июльдә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә Рөстәм Миңнехановтан Татарстан Республикасы Рәисе вазифасына кандидат буларак теркәлү өчен документлар килде. Аның кандидатурасын «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге тәкъдим итте.

«Без сайлау кампаниясенең икенче этабы – кандидатларны теркәүгә кердек. Кампаниядә катнашучыларның барысының да шартлары бертигез: алар тиешле документларны тапшыралар, тикшерү узалар, муниципаль фильтр процедурасы кысаларында имзалар җыялар. Аларның һәркайсы буенча законда билгеләнгән вакытта карар кабул ителәчәк», - диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Теркәлү өчен документлар тапшыру 30 июль (бу көнне дә кертеп) төгәлләнәчәк. Бу вакытта сайлауларда катнашырга ниятләгән барлык кандидатлар ТР Үзәк сайлау комиссиясенә документларның тулы комплектын, шул исәптән муниципаль депутатлар имзалары белән хуплау кәгазьләрен, шулай ук Федерация Советы әгъзасы вәкаләтләрен бирү өчен өч кандидатура турындагы белешмә тапшырырга тиеш. Кандидат сайланган очракта кандидатураларның берсе сенатор вазифасына билгеләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елның 14 сентябрендә республикада Татарстан Рәисен сайлау, шулай ук Мәләкәс сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар (Чаллы шәһәре) һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау узачак. Тавыш бирү 14 сентябрьдә була

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *