Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстандагы туризмга багышланган матбугат турында: Туризм үсештә булачак

Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов төбәктәге туризмны үстерүгә юнәлдерелгән чаралар турында сөйләп үтте. Бу турыда ул «Байтик» сәламәтләндерү-мәгариф комплексына, «Урман һәм елга» глэмпинг зонасына булган пресс-турда чыгыш ясады.

«Каян сезне болай җыеп алу идеясе барлыкка килде? Без еш кына шулай журналистларны үзебездә җыябыз. Беләбез сез көннәр буена эшлисез, сәяхәт итәргә дә вакыт аз. Шуңа күрә дә, сезнең игътибарга республиканың тагын бер матур туризм объекты булган «Байтик» сәламәтләндерү-мәгариф комплексына чакырырга булдык. Гомумән алганда, төбәктә «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында туризмны үстерүгә юнәлтелгән күптөрле чаралар планлаштырылган. Алар 2025-30нчы еллар аралыгында гамәлгә ашырыла.Туризм үсештә булачак», – дип ассызыклады Сергей Иванов журналистлар белән аралашканда.

Ул шулай ук дәүләт тарафыннан бирелгән ярдәм чараларының туризмның алга китеше өчен мөһим булуын әйтте.

«Номер фонды, инфраструктура һәм яңа тарту нокталары булдыру» региональ проектының ике чарасын тормышка ашыру планда. Татарстан Республикасының туристлык тармагына ярдәм итү өчен Россия Икътисадый үсеш министрлыгы белән республикабыз арасындагы килешү нигезендә 279,5 миллион сум күләмендә бердәм субсидия каралган. Бу финанслар: федераль бюджет акчалары исәбеннән – 220,8 миллион, республика бюджетыннан – 58,7 миллион сум. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты тарафыннан бердәм субсидия бирү тәртибен килештерү эше алып барыла», – дип аңлатты Иванов.

  • «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты 2021 алып 2024 елга кадәр 1 969,5 миллион сум күләмендә финанслау бүленгәне билгеле. Федераль бюджет акчалары исәбеннән – 1 523,6 миллион һәм республика бюджеты хисабыннан 445,9 миллион сум. Барлыгы 175 туристик проект хуплану тапкан.
  • Дәүләттән булган ярдәм глэмпинглар булдыру, туристлык җиһазлары сатып алу, пляжларны төзекләндерү, вакыйгалы чаралар үткәрүгә бирелгән. Шулай ук Татарстан шәһәрләре үзәкләренең туристлык кодын, Казан шәһәрендә туризм тармагының кадрлар потенциалы үзәген булдыру буенча иҗтимагый һәм эшмәкәрлек инициативаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *