Татарстан халкы 10 августка кадәр төзекләндерү программасы буенча сораштыруда катнаша ала
Татарстан халкы һәм республика кунаклары 2025 елның 10 августына кадәр төзекләндерелгән иҗтимагый киңлекләрнең көндәлек тормышка йогынтысын бәяләүгә багышланган махсус сораштыруда катнаша ала. Сораштыру республиканың Иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасын проекттан соңгы тикшерү кысаларында үткәрелә. Аның максаты - гражданнарның фикерләрен җыю һәм гамәлгә ашырылган проектларның шәһәр төзелеше, икътисади, социаль нәтиҗәләрен бәяләү. Бу хакта ТР шәһәрләрен үстерү институтының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сораштыруда катнашучыларга төзекләндерелгән бер иҗтимагый киңлекне сайларга һәм 20 сорауга җавап бирергә тәкъдим итәләр. Анкета тутыру 10 минутка якын вакытны ала, төрле объектларны сайлап, сораштыруны берничә тапкыр узарга мөмкин. Сораштыруга түбәндәге сылтама буенча күчәргә кирәк.
Тикшеренүдә 4 меңнән артык кеше катнашкан инде. Анкеталаудан тыш, институт белгечләре күзәтүләр, фокус-төркемнәр, эксперт интервьюлары һәм башкарма хакимият органнарыннан алынган мәгълүматларга анализ ясаган. Тикшеренү барышын түбәндәге сылтама буенча күзәтергә мөмкин.
Җентекләп өйрәнү өчен Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарында 11 иҗтимагый киңлек сайлап алынган, алар:
• Кабан күлләре яр буе системасы, Казан
• Горки-Әмәт урманы, Казан
• Әпсәләмов урамындагы сквер («Ак чәчәкләр» бульвары), Казан
• Акчарлак күле, Казан
• «Урам» экстрим-паркы, Казан
• Азатлык мәйданы, Чаллы
• «Гаилә» паркы, Түбән Кама
• Ленин урамы, Әлмәт
• Ленин мәйданы, Алабуга
• Кама елгасы яр буе, Лаеш
• Теләче районы Баландыш авылындагы буа
Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы 2015 елда старт алды. Шул вакытта республиканың барлык районнарында (зур шәһәрләрдән алып кечкенә авылларга кадәр) паркларны һәм скверларны төзекләндерү буенча масштаблы эш башланды. 2024 елга программа буенча 422 объект гамәлгә ашырылды – монда яңартылган территорияләр дә, яңа парклар һәм бульварлар да керә.
Программаның агымдагы нәтиҗәсен тикшерү беренче мәртәбә республикада гына түгел, бөтен ил күләмендә үткәрелә.
Татарстан шәһәрләрен үстерү институты 2016 елдан республикада уңайлы шәһәр мохите булдыру эшен координацияли.