Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда Йосыповлар гаиләсе авылга күченгән өчен 1,5 миллион сум акча алды

Мамадыш районында авыл территорияләрен саклау һәм үстерү буенча масштаблы планны гамәлгә ашыру башланды. Ел башында җирле хакимият муниципаль программа игълан ителүе турында белдерде, аның нигезендә шәһәрдән авылга күченергә теләүчеләрнең йорт төзү яки икенчел торак сатып алу өчен субсидия алу мөмкинлеге бар. Беренче 1,5 миллион сум акча Фәнзия һәм Илдар Йосыповлар гаиләсенә күчерелде.

Гаилә дүрт кешедән тора. Ир белән хатын бер кыз һәм бер малай тәрбияли. Илдар Йосыпов - эретеп ябыштыручы, ул тумышы белән Башкортстаннан, хатыны Фәнзия – педагог, ул Мамадышта туып үскән. Икесе дә Көек-Ерыкса авыл җирлегендә эшкә урнашачак, шунда кишәрлек сатып алганнар. Кече улларына куелган диагноз (малай аллергиядән интегә) бирегә күченү өчен бер сәбәп булган һәм ата-аналар климат алыштыру аңа файдага булыр дип өметләнә.

Малмыж авылындагы участокта җәйге йорт, теплица һәм кош-корт тоту өчен каралты-куралар бар инде. Йосыповлар, кирәкле күләмдә акча булмау сәбәпле, масштаблырак төзелешкә тотынмаган һәм авылга күченүне кичектергән. Программа каршындагы махсус комиссия документлар пакетын хуплагач, аннары Малмыж авылына Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин килгәч кенә барысы да уңышлы булачагына өмет уянган.

«Бик тә шатмын! Мин авыл территорияләрен саклау инициативасын Татарстан Рәисе каршында яклаганнан соң берничә ел вакыт узып китте, әмма боларның берсе дә бушка булмады. Мин бүген энтузиазмы ташып торган һәм киләчәккә планнар корган бәхетле кешеләрне күрдем», - дип язган Никитин социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә. Муниципаль программада катнашу өчен 40тан артык гаилә чиратта тора инде. Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм башка шәһәрләрдә яшәүчеләр Мамадыш районына күченергә теләк белдергән. Проект бары тик район бюджеты хисабына гына тормышка ашырыла. Аның максаты - авылларда кадрлар кытлыгын тулыландыру һәм демографик вазгыятьне яхшырту. Йосыповлар гаиләсе өченче баласын табарга һәм фермерлык хуҗалыгын үстерергә ниятли.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *