Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Илкүләм проект буенча Татарстанның алты районында ял зоналарын төзекләндерделәр

Татарстан «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты буенча уңайлы ял өчен туристик инфраструктураны үстерүне дәвам итә. Проект кысаларында, алты районда ял зоналарын төзекләндерделәр, дип хәбәр итә республиканың Туризм буенча комитеты.

Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Тукай, Минзәлә һәм Питрәч районнарында төбәк халкы һәм кунаклар тагын да уңайлырак ял итсен өчен, пляжлар төзекләндерелде, беседкалар, мунчалар һәм коткару каланчалары урнаштырылды. Татарстан пляж, сәламәтләндерү һәм гаилә ялы өчен инфраструктураны актив үстерә.

Әлмәт районының Кәске авылындагы ял базасында мунча, чаннар һәм беседкалар белән яңа ял зонасы барлыкка килде.

Бөгелмә районында «Ивушка камп» глэмпингы, «Нептун» ял йорты һәм «Яңа җир» кунакханә-паркы пляжларында коткару каланчалары, күләгә өчен элмәләр, шезлонглар, эскәмияләр, атынгычлар, чүп савытлары һәм мәгълүмат стендлары куелды. «Яңа җир» кунакханә-паркы пляжы илкүләм проект субсидияләре хисабына 2023 елда ясалган һәм төзекләндерелгән.

Зәй районында «Ромашкино» санаториясе территориясе төзекләндерелде, анда кунаклар саф һавада уңайлы ял итсен өчен, субсидия акчасы хисабына эскәмияләр һәм шезлонглар куелды.

Тукай районының «Багряж» утарында тәкъдим ителә торган хезмәтләр дә арткан: модульле яңа мунчалар һәм урамда купельләр урнаштырылган.

Минзәләдә 2023 елда илкүләм проект субсидияләре хисабына төзелгән пляжда да туризм инфраструктурасы үсеше дәвам итә. Бу сезонда пляжда су инвентаре прокаты пункты янында понтонлы причал барлыкка килде.

Питрәч районында «Минем Ранчо» глэмпингында балалы кунаклар өчен ял зоналары булдырылды: балалар мәйданчыклары урнаштырылган һәм туклану урыны оештыру өчен күпфункцияле беседка эшләнгән.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *