Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда Сталинград сугышында катнашкан Александр Шахназаров хөрмәтенә мурал ачтылар

Истәлекле граффитины Бөек Ватан сугышы ветераны яшәгән йортның диварына урнаштырганнар. Толстой урамындагы 14/1 нче йорт диварында ветеран, шәһәрнең мактаулы кешесе Александр Шахназаровның яшь армияче белән янәшә буыннар һәм сакланучы хәтер билгесе итеп сурәтләнгән. Мурал «Юнармия» хәрәкәте оештырган «Граффити. Защитник» Бөтенроссия акциясе кысаларында эшләнгән. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Мурал – архитектура корылмалары диварларындагы монументаль рәсем сәнгате төре.

Тантаналы ачылышта Александр Шахназаровның хатыны Людмила Шахназарова һәм улы Сергей Шахназаров катнашты, ул тантанада рәхмәт сүзе белән чыгыш ясады. Чарада шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Балаларга өстәмә белем бирү һәм укучыларга психологик ярдәм күрсәтүне үстерү идарәсе башлыгы Айгөл Кашапова, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы урынбасары Ольга Дроздецкая һәм ТР Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәте «Юнармия» төбәк бүлеге штабы башлыгы Александр Бородин катнашты.

Тантана барышында катнашучылар ветеранны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм истәлекле фото ясадылар, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

  • Искәртеп үтик, узган ел Казан мэры Илсур Метшин ветеран Александр Шахназаровта кунакта булды. Шәһәр башлыгы сугышта катнашучыны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады, Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановтан һәм шәхсән үзеннән котлау хатлары тапшырды һәм Җиңү парадына чакырды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *