Язучылар Кайбычта «Безнең ишегалды» игелекле күршеләр фестивалендә катнашты
Кайбыч районында узган «Безнең ишегалды» игелекле күршеләр фестивалендә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, язучы, драматург Хәбир Ибраһим катнашты һәм чыгыш ясады. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үзенең чыгышында Ркаил Зәйдулла мәдәният, әдәбият өлкәсендәге уңышлар, киләчәктә эшләнәсе эшләр турында сөйләде, диелә хәбәрдә.