Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлки районы Иске Әнҗерә авылы көненә багышлап зур бәйрәм оештырганнар

Әлки районы Иске Әнҗерә авылы көненә багышлап, район хакимияте, җирле үзидарә, бу авылда туып үскән якташлар бергә җыелып зур бәйрәм оештырган.

«Чара Коръән сүрәләрен яңгыратудан башланып китте. Аны Илгиз хәзрәт җиткерде. Авыл халкына вәгазьләрен дә әйтте. Әлки районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова татар телендә район хакимияте исеменнән тәбрик итте. Авыл халкына багышланган чарада мин дә Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева исеменнән тарихи көн белән котладым. Мәңгелеккә илтә торган эшләр башкаручыларга Алсу Рөстәмовнаның рәхмәтен җиткердем», – диде «Татар-информ»га Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Аның әйтүенчә, авыл көненә багышланган чарада беренче тапкыр «Иске Әнҗерәм» дигән җыр яңгыраган. «Авыл халкы рәхмәтен белдереп алкышлады. Аны Әлки районының «Сөмбелә» триосы башкарды. Әйтеп үтәргә кирәк, бу авылдан танылган шагыйрь Илгизәр Солтан, язучы Җәвад Тәрҗемәнов туган. Чарага Татарстанның халык артисты Резидә Төхфәтуллина, Татарстанның атказанган артистлары Ринас Шиһапов, Шамил Ганиев, җырчы Әминә Галимова кайткан иде», – диде ул.

Шулай ук бәйрәм вакытында «Иске Әнҗерәм» җырына клип та төшергәннәр. Клипны «Манзара» проекты җитәкчесе Айдар Шәймәрданов иҗат төркеме төшергән.

«Иске Әнҗерәм» җырына сүзләрне бу авылда туып үскән каләм иясе, эшкуар Алмаз Нуруллин иҗат иткән. «Аның ул күптәнге хыялы була. Алмаз Илһам улы белән булган әңгәмәдә: «Мин яшүсмер чакларымда «Алпарым» дигән җыр ишеткән идем. Шул вакытта минем дә үз авылым турында җыр язып, тарих өчен барлык авыл халкын да кертеп, клип эшләү уе күңелгә керде», – диде. Еллар үткәч, Алмаз Нуруллин бу хыялын тормышка ашырды дисәк бер дә ялгыш булмас», – диде Флюра Абдуллина.

Чарада авыл үсешенә өлеш керткән хезмәт ветераннарына бүләкләр тапшырганнар. «Авыл халкы җыр-моң тыңлады, уеннарда катнашты. Рәхәтләнеп бер-берсе белән аралашты. Озак күрешмәгән авылдашлар бер мәйданда очрашып аралашты. Истәлеккә фотоларга төштеләр. Ел дәвамында сөйләрлек авыл көненә багышланган чара узды. Тарихи көнгә багышланган бәйрәмне күңелгә үтеп керерлек итеп Рушания Вәлиева алып барды», – диде Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *