Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Абилимпикс» чемпионатында ярышучылар киләчәктә һөнәри компетенцияләрне арттыруны сораган

Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча беренче «Абилимпикс» чемпионатында ярышкан егетләр киләчәктә һөнәри компетенцияләрне һәм катнашучылар санын арттыруны сораган. Алардан шундый теләк килеп ирешүе турында Хөкүмәт йортында брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.

«Катнашучылар делегацияләр составын киңәйтүне һәм яңа компетенцияләр өстәүне сорадылар», – диде. Вице-премьер быелгы чемпионатның беренче тәҗрибә булуын һәм киләчәктә аның барлык теләк-тәкъдимнәрне, үтенечләрне исәпкә алып, килгән сораулар, кайтавазлар җентекләп өйрәнеләчәген ассызыклады.

«Бу чемпионатка бер чара дип кенә карарга кирәкми, ул төрле нәтиҗәләр, карарлар чыгару урыны да. Алга таба егетләрне укыту, яңа һөнәргә өйрәтү мәсьәләсен дә күздә тота. Шулай ук, партнерлар белән элемтәләр дә исәпкә алына. Әйтик, Казан вертолет заводыннан коллегалар да конкрет эш урыны буенча компетенцияләрне киңәйтергә тәкъдим иттеләр. Егетләр укып, һөнәр үзләштереп, аннары предприятиедә эш урыны да тәкъдим ителергә мөмкин. Без эш урыны спецификасына игътибарны юнәлттек, бу программалар эшли», – дип белдерде Ләйлә Фазлыева.

Ул чемпионатта төрле номинацияләрдә кемнәрнеңдер үзләрен тәүге тапкыр сынап караганын билгеләп үтте. «Башкару осталыгы (вокал) номинациясендә бер катнашучы хәтта сәхнәгә таяксыз чыкты. Бу номинациядә катнашучылар Россиянең халык артисткасы Диана Гурцкая белән бергәләп чыгыш ясадылар», – диде.

Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, барлык катнашучылар Татарстанда җылы кабул итү өчен рәхмәтләрен җиткергән. «Алар, шулай ук, республикада халкына рәхмәтләрен әйттеләр. Татарстанда яшәүчеләрнең үз шәһәрләренә сакчыл караганына иътибар иткәннәр», – диде.

  • Чемпионат РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча уза. Аны оештыручылар – Россиянең Мәгариф министрлыгы, «Ватан Сакчылары» Дәүләт фонды ярдәме белән Татарстан Хөкүмәте. Федераль оператор – Һөнәри белем үсеше институты, төбәк операторы – Татарстан Республикасы һөнәри компетенцияләр үсеше үзәге. Эшлекле программа партнеры – «Знание» Россия җәмгыяте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *