Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Саумы, Казан!» бәйгесенә гаризаларны 15 августка кадәр кабул итәләр

2025 елның 15 августына кадәр «Саумы, Казан!» бәйгесенә гаризалар кабул ителә. Аны saumykazan@mail.ru электрон адресына юлларга кирәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • «Саумы, Казан!»/«Здравствуй, Казань!» конкурсы Казан мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә. Төп максат – Казанга багышланган шигъри әсәрләр тудыру.

Шарт буенча бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк авторлар катнаша ала. Бер катнашучы рус яки татар телендә Казанга багышланган бер генә шигырьләр циклы һәм бер генә поэма тәкъдим итәргә мөмкин, шул ук вакытта ул әлеге әсәрнең (әсәрләрнең) авторы булуын һәм беркемнең дә авторлык хокукларын бозмавын гарантияли. Конкурс эшләренең 2025 елдан да иртәрәк язылмавы шарт.

Жюри әгъзалары конкурста катнашучыларның эшләрен 16 августтан 21 сентябрьгә кадәр карап, иң яхшы әсәрләрнең авторларын билгеләячәк. Җиңүчеләр 2025 елның 22 сентябрь – 31 декабрь аралыгында игълан ителәчәк. Конкурс нәтиҗәсе буларак шигъри җыентык чыгару да күздә тотыла.

Бәйге 10 номинация буенча үткәрелә. Иң яхшы шигырьләр циклы һәм поэма язучы авторларга ике яшь категориясендә (18-35 яшь һәм 35 яшь һәм өлкәнрәк) һәр номинация өчен акчалата премияләр тапшырылачак:

Казанга багышланган шигырьләр циклы (рус яки татар телендә):

I урын – 70 000 сум;

II урын – 50 000 сум;

III урын – 30 000 сум (салым түләүләре белән).

Казан турында поэма (рус яки татар телендә):

I урын – 100 000 сум;

II урын – 80 000 сум;

III урын – 60 000 сум (салым түләүләре белән).

Шулай ук «үзенчәлекле яңгыраш» номинациясе дә каралган – рус телендә иҗат ителгән әсәр өчен аерым һәм татар телендә язылган әсәр өчен аерым 20 000 сум (салым түләүләре белән) тапшырылачак.

  • Беренче тапкыр «Саумы, Казан!» конкурсы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында үткәрелде. Беренче конкурста каләм ияләре үзара көч сынашты. Иң яхшы дип табылган татар һәм рус телләрендәге әсәрләр «Саумы, Казан!» / «Здравствуй, Казань!» дип аталган 1000 тиражлы хикәяләр җыентыгы булып дөнья күрде.
  • 2023 елда узган бәйгедә рәссамнар көч сынашты. Конкурсның нәтиҗәсе буларак Казан Кирмәненең Гавами урыннарында күргәзмә оештырылды, открыткалар җыентыгы дөнья күрде.
  • 2024 елда меңьеллык Казан риваятьләренә багышланган конкурста осталар декоратив-гамәли сәнгатьнең күн эшкәртү, керамика, киез басу һәм чигү юнәлешләре буенча көч сынашты. Татарстан район-шәһәрләреннән, Рәсәй төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән (Казахстан, Беларусь Республикалары) барлыгы йөздән артык кул эшләре тәкъдим ителде. Катнашучыларны аеруча Сөембикә, Зилант һәм Кабан күле турында риваятьләр илһамландырган иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча заманча сәнгать галереясында күргәзмә оештырылды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *