Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Түбән Камада медицина ротасы өчен ике УАЗ автомобиле озаттылар

Татарстанның Түбән Кама муниципаль районы Кызыл Чапчак авыл җирлегендә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен чираттагы гуманитар йөк җибәрделәр. Бу юлы хәрби хәрәкәтләр зонасына азык-төлек, маскировка челтәрләре һәм окоп шәмнәре, шулай ук ике УАЗ автомобиле озаттылар. Алар әлеге авыл җирлегеннән Вероника Мортазина хезмәт итә торган медицина ротасы өчен каралган.

Әле күптән түгел генә бер УАЗ автомобиле Салих Шәфыйковныкы булган, ул 15 ел буе машинасын карап, төзәтеп торган. Ул вафат булганнан соң автомобиль балаларына калган. Гаилә машина эшсез торырга тиеш түгел дигән фикергә килә һәм аны фронтка тапшыра.

Фото: © Надежда Баһаветдинова тәкъдим итте

Санитар инструктор Вероника Мортазина һәм медицина взводының башка хәрбиләре үтенече белән ярдәм бик кыска вакыт эчендә җыелган. Автомобильләрне машина йөртүче, техник һәм кыска вакытлы ялга кайткан Вероника үзе кабул итеп алды. Алар ярдәмендә УАЗ автомобилен алгы сызыкка илтәчәкләр.

«Армиядә хатын-кыз һәм ир-ат дигән төшенчәләр юк, без барыбыз да бер эшне башкарабыз», - дип искәртте санитар взвод ефрейторы Виктория Припутень.

Автомобильләрдән тыш, махсус хәрби операция зонасына кием-салым, азык-төлек, генераторлар, бензин пычкылары һәм башка кирәкле әйберләр тапшырылачак - алар барысы да Кызыл Чапчак авыл җирлеге һәм Түбән Кама районы халкы тырышлыгы белән җыелган.

Фото: © Надежда Баһаветдинова тәкъдим итте

«Моңа кадәр тагын 4 УАЗ озаткан идек, анда техника бик кирәк», - дип билгеләп үтте Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев.

«Бердәм булганнары, фронтка һәм геройларыбызга ярдәм иткәннәре өчен Түбән Камада яшәүче һәркемгә рәхмәт», – дип өстәде ул.

Фото: © Надежда Баһаветдинова тәкъдим итте

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Соңрак Татарстан Рәисе Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда да махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү буенча бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз. Халык та, компанияләр дә гуманитар ярдәм җыю буенча актив эшли: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.

Материал Надежда Баһаветдинова катнашында әзерләнде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *