Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«ШӘП ПРОДАКШН» яшь микроблогерлар өчен ишекләрен ача

«ШӘП ПРОДАКШН» проектының 2025 елдагы максаты –татар телле блогерларны укытучылар, авыл хуҗалыгында эшләүчеләр, музыкантлар, стилистлар, тәрбиячеләр, заводта эшләүчеләр, табиблар һ.б. шундый профессия вәкилләре арасында эзләү һәм аларга социаль челтәрләрдә үз эшчәнлекләрен башлап җибәрергә ярдәм итү.

«ШӘП ПРОДАКШН» — «ТАТМЕДИА» тарафыннан тормышка ашырыла торган блогерлар мәктәбe. Проект 3 елдан артык эшли һәм шушы вакыт эчендә күп яшьләргә үз аудиториясен табарга ярдәм итте.

Проект социаль челтәрләрдә татар теленең абруен күтәрү, яшьләрне иҗади үсешкә илһамландыру һәм милли медиа мохит булдыруга юнәлтелгән. Быелгы максат — татар телендә эксперт блоглар санын арттыру, сыйфатлы, кызыклы һәм заманча контент тудыручы яшь блогерларга мөмкинлекләр бирү.

«Яшьләр журналы буларак, без аудиториябез белән еш аралашабыз. Алар төрле һәм бик актив. Араларында үз эшчәнлекләре турында сөйләргә, уй-фикерләре белән уртаклашырга теләүче яшьләр бихисап. Тик күбесе нидән башларга, блог өчен кайсы социаль челтәрне сайларга, нинди контент төшерергә белми, югалып кала. Шуңа күрә быелгы сезонны тулысы белән яшь микроблогерлар эзләү, аларга ярдәм итүгә багышларга булдык. Танылган блогерлар белән интеграцияләр, очрашулар, мастер-класслар шулай ук булачак», – ди «Идел» яшьләр журналы баш редакторы Рәмзия Галимова.

Кем катнаша ала?

18-30 яшьтәге, татар телен белүче һәм социаль челтәрләрдә төрле темаларга үз сәхифәләрен үстерергә теләүче яшьләр.

Катнашучыларны нәрсә көтә:

- Блогерлык өлкәсе буенча экспертлардан кураторлык;

- Бушлай файдалы лекцияләр һәм практика;

- Медиалар һәм танылган блогерлар белән коллаборацияләр;

- Текә чараларга эләгү мөмкинлеге.

Этапларга килгәндә, гаризалар кабул итү август уртасына кадәр дәвам итәчәк. Икенче этапка узган катнашучылар өчен ике ай дәвамында төрле мастер-класслар, экспертлар белән очрашулар оештырылачак. Атна саен яңа биремнәр биреләчәк, челленджлар игълан ителәчәк. Темалар: шәхси бренд, ораторлык осталыгы, ут кую, монтаж һ.б.

Катнашу бушлай: анкета тутырып, гариза җибәрергә кирәк.

Гаризага сылтама.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *