Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлмәттән махсус операция зонасына гуманитар ярдәм белән уналтынчы машина җибәрделәр

Машина, генераторлар, төзелеш материаллары һәм азык-төлек – Әлмәттә махсус операция зонасындагы хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыю һәм илтү дәвам итә. Ярдәмне бер автосалон хезмәткәрләре күрсәтә, алар арасында алгы сафта булучылар да бар.

Бу юлы алгы сафка уналтынчы автомобиль җибәрелгән. Техника билгеләнгән урынга исән-сау барып җитсен өчен аны сак кына каты сцепкага эләктереп куялар.

Машина белән бергә кирәкле барлык нәрсәне төйиләр: генераторлар, азык-төлек, төзелеш материаллары, маскировка челтәрләре, кием-салым, җылы кием.

«Безнең күп хезмәттәшләр хәзер шунда, кайберләре башланганнан бирле. Без хәрбиләргә, беренче чиратта безгә мөрәҗәгать иткән Татарстан кешеләренә ярдәм итәбез. Компаниянең позициясе – без җиңүгә һәм безне яклаучыларга ышанабыз», – дип сөйләгән автосалонның компанияләр төркемен үстерү буенча директоры Алексей Чернышев.

Гуманитар ярдәмне төрле хәрби частьләргә җибәрәләр. Ярдәм җыюда салон хезмәткәрләрне генә түгел, ә волонтерлар, битараф булмаган шәһәр халкы да катнаша, алар кирәкле әйберләрне, материалларны алып килә.

«Ярдәм даими рәвештә күрсәтелә. Кварталга бер мәртәбә безнең коллегалар да бар. Җитәкчеләрнең дә, автосалон хуҗаларының да махсус операция зонасына берничә тапкыр барганы булды», – диде Алексей Чернышев.

Махсус операция зонасындагы хәрбиләргә булышу коллектив өчен намус эше. Компаниядә әйтүләренчә, бүген Туган илне саклаган һәркем үзе артында тулы бер тыл торганын, аның ярдәм иткәнен һәм ышанып көткәнен хис итәргә тиеш.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», – дип искәртте республика җитәкчесе.

Соңрак Татарстан Рәисе Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда да махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү буенча бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз. Халык та, компанияләр дә гуманитар ярдәм җыю буенча актив эшли: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.

Язма Эльвира Шакирова ярдәме белән әзерләнде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *