Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Илсур Һадиуллин информатика буенча халыкара олимпиадада җиңүче белән Казанда очрашты

Информатика буенча IOI 2025 халыкара олимпиадасы җиңүчесе Гыймран Абдуллин Казанга кайтты. Габдулла Тукай исемендәге «Казан» Халыкара аэропортында көмеш медаль алучыны әти-әнисе һәм Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин каршы алды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Җәмил Сәлимгәрәев яза.

«Минем уйлавымча, Гыймран Абдуллинны республиканың патриоты дип санарга мөмкин, чөнки ул ел саен яхшы нәтиҗәләр күрсәтә һәм киләчәккә яхшы планнар кора – югары уку йортын тәмамлаганнан соң республикада калырга тели», - дип сөйләде журналистларга министр.

Абдуллин белән беррәттән Россияне нейтраль әләм белән тагын өч укучы тәкъдим итте: Петр Лосев (алтын), Владислав Җиһанов (алтын) һәм Дарья Грекова (көмеш). Олимпиада финалы Боливиядә узды. Гыймран Абдулинның остазы 2 нче лицей-интернатның информатика укытучысы Илшат Сафиуллин иде.

«Җиңү өчен аңа республика бюджетыннан 402 мең сум түләнәчәк, ә аны бу җиңүгә әзерләгән укытучы 201 мең сум алачак. Минемчә, бу яхшы ярдәм», - дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Илсур Һадиуллин. Гыймран югары уку йортын инде сайлаган, ләкин бу турыда сөйләүдән баш тарта. «Ул бик яхшы урын», – дип кыска гына җавап бирде ул журналистларның сорауларына. Тик шунысы гына билгеле, «бу урын» Татарстанда түгел.

«Минемчә, иң яхшылар арасында укып, республикага да, илгә дә күбрәк файда китерергә, ә аннары, бәлки, монда кайтырга мөмкин», - дип аңлатты Гыймран Абдуллин.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, малайның чит илгә укырга китәргә нияте булмаган, әмма Гыймран Татарстанда да укырга кермәячәк. Һәрхәлдә, республикада халыкара олимпиадада җиңүчене беркем дә тотып калмаячак, дип ассызыклады мәгариф министры,

«Әгәр бала бу яшьтә өлгергән икән, каядыр китү, белем алу һәм аннан кайту карарын без хуплыйбыз», - дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Һадиуллин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *