Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Татмедиа» бинасы каршындагы бульварда карбыз бәйрәме булды

Кичә «Татмедиа» бинасы каршындагы бульварда «Ялкын» журналы редакциясе җәйге фестиваль – «Карбыз пати» оештырды.

Әлеге чарага килүчеләрне «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков сәламләде.

«Карбыз бәйрәме түгел, кар һәм боз бәйрәме булырга тиеш иде. Тик яңгыр гына булды, киләсе елга кар да, боз да яудырырга тырышырбыз. «Ялкын» журналы монда килгән балаларның әби-бабалары журналы, аның тарихы 100 елдан артык», – диде ул, һәм август аенда «Татмедиа» тарафыннан тагын бәйрәмнәр уздырылачагын билгеләп үтте.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Карбыз пати» бәйрәмендә бик күп зоналар бар иде. Монда баллы карбыз белән сыйлану, төрле мастер-классларда катнашу һәм махсус җәйге фотозонада матур фотолар ясау мөмкинлеге дә булды.

Бәйрәмнең йолдызлы кунаклары Илшат Сафин, Илгиз Шәйхразиев һәм «Алма» төркеме барлык килүчеләргә матур җырларын бүләк иттеләр.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Татар-информ»га әлеге чара турында үз фикерен «Ялкын» журналының баш мөхәррир урынбасары Зилә Дәрҗеманова әйтте:

«Чараны үткәрү идеясе 2022 елда килде. Ул вакытта «Татмедиа»дагы редакцияләр җәй буе төрле бәйрәмнәр үткәрә иде. Без исә, үзебезнең аудиториягә туры килгән, ягъни яшүсмерләр өчен дә кызык булган чара үткәрергә теләдек. Август ае булгач, шундук карбызлы булсын ул, дидек. Беренче чара бик шәп узды, шуңа күрә ел саен үткәрергә булдык. Нәтиҗәдә ул яшүсмерләр өчен генә түгел, ә кечкенәләрдән башлап, олы яшькә кадәрге булганнар өчен булды» ,- диде ул.

Зилә Дәрҗеманова сүзләренчә, «Карбыз пати»ның максаты - шәһәр халкы өчен җәй, иҗат, музыка бәйрәмен булдыру. Ә чараның төп идеясе – татлы карбыз белән сыйланып, шәп җырлар тыңлап, аралашып, «Ялкын» турында белеп, күңел ачу.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *