Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Яңа исем» проекты катнашучылары Гаяз Исхакыйның туган ягында булып кайтты

Кичә «Казан утлары» редакциясе каршында эшләп килүче «Яңа исем» иҗат лабораториясе катнашучылары һәм остазлары Чистай районына әдәби сәфәрдә булып кайтты.

«Сәяхәт Яуширмә авылыннан башланып китте. Биредә язучы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның мемориаль музее белән таныштырдылар. Кунакларны җирлектә Чистай муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Равил Мәсгутов каршы алды, ул районның тарихи-мәдәни мирасы турында сөйләде», – диде «Татар-информ»га «Казан утлары» журналы редакциясенең SMM-белгече Алинә Хәбибуллина.

Алга таба катнашучылар Чистай шәһәренең «Укытучы йорты» әдәби-мемориаль музеенда булып, төбәктәге мәгърифәтчелек традицияләре, билгеле шәхесләр турында кызыклы фактлар белән танышканнар. Аннан соң алар шәһәр үзәгендә урнашкан тарихи «Нур» мәчетенә юл тоткан. Мәчетнең имам-хатыйбы, Татарстан казые Мөхәммәт хәзрәт Кыямов дини гыйбадәт йортының тарихын сөйләгән һәм кунакларның сорауларына җавап биргән.

Сәяхәт программасын Бөтендөнья татар конгрессының Чистай җирле бүлеге җитәкчесе Фәрит Галимов төрле чаралар белән баеткан. «Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә сәфәр маршруты эчтәлекле һәм мавыктыргыч булып оешты. «Камалия» ял итү-үсеш үзәгендә яшь иҗатчыларга заманча мөмкинлекләр турында сөйләделәр. Үзәк җитәкчесе Радик Вафин бинаның мөмкинлекләре һәм эшчәнлек юнәлешләре белән таныштырды», – диде Алинә Хәбибуллина.

Чистай мөхтәсибәтенең Ислам үзәгендә исә «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин һәм «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон Әдәби марафонның иң актив катнашучыларын тантаналы рәвештә котлап үткәннәр.

Сәяхәтнең соңгы ноктасы – Чистай шәһәре пристане янында булган. Түбән Кама ярында яшь каләм ияләре табигатьтән илһам алган, истәлеккә фотога төшкәннәр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *