Казанда Илһам Шакиров турында истәлекләр җыялар
Казанда Илһам Шакиров турында истәлекләр җыялар. Әлеге истәлекләр легендар җырчының хәтер проектына багышланган социаль челтәрләрдә бастырылачак, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.
«Илһам Шакиров – татар мәдәниятендә тулы бер чор ул. Артист турында аның белән дус яки кайчандыр шәхсән таныш булган, эшләүчеләрнең күп кенә истәлекләре сакланып калган. Бәлки, туганнарыннан кемдер җырчының пластинкаларын җыйгандыр һәм бер концертны да калдырмагандыр», – дип хәбәр итә оештыручылар.
Истәлекләр 19 августка кадәр сылтама буенча кабул ителә.
Исегезгә төшерәбез, 5 сентябрьдә Горький исемендәге паркта Илһам Шакировның иҗатына багышланган концерт узачак. Yummy Music Band музыкантлары Юрий Федоров идарәсендә һәм заманча татар сәхнәсе йолдызлары артистның яңа аранжировкасында 14 җырын башкара. Керү ирекле.