Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда «Тау фест» Гаилә китап фестивале узачак

Татарстан башкаласы 30 һәм 31 августта дүртенче «Тау фест» Гаилә китап фестивален кабул итәчәк. «Елмай» балалар паркында Россиянең 50 нәшриятыннан ярминкә оештырылачак, La Primavera Казан камера оркестры концерты, «Смешарики»ны булдыручылар белән очрашу һәм башкалар узачак.

«Тау Фест»ка беренче тапкыр «Россиянең күренекле сәяхәтчесе» титулы иясе Евгений Ковалевский һәм фотожурналист Юрий Феклистов киләчәк. Килүчеләр океанны ничек кичәргә, атаклы сурәтләр артында яшерелгән тарихларны ишетәчәк.Фестивальдә катнашучыларны «Смешарики» мультипликация сериалын булдыручылар Мария Корнилова һәм Константин Ушаков белән танышырга чакыралар. Шулай ук мәйданчыкта язучылар Андрей Усачев, Галина Дядина, Нина Дашевская, Ася Лавринович, Данька Вишневская һәм Мария Сидлер белән очрашу оештырыла.

Рәсем сәнгатен яратучылар өчен танылган рәссам-иллюстратор Игорь Олейников белән иҗади очрашу узачак. Шәһәрлеләр үз исемнәренең беренче хәрефен рәсем элементлары белән рәссамнар Максим һәм Ольга Покалевларның «Буквица» иҗади мастер-классында ясый алачак.

La Primavera Казан камера оркестры төп сәхнәдә кинофильмнардан композицияләр белән чыгыш ясаячак.

Татар әдәбияты блогында килүчеләр «Туган Батыр» проекты турында беләчәк, китаплар белән танышачак һәм милли герой турында мультфильм караячак.

Фестивальгә керү ирекле булачак. Кушылырга теләүчеләрнең барысын да 30 августта 11:00 дән 20:00 гә кадәр, ә 31 августта – 11:00 дән 18:00 гә кадәр көтәчәкләр.

«Тау фест» Гаилә китап фестивале «Бәхетле тарихлар» хәйрия фонды тарафыннан Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе белән берлектә оештырылды. Чараның максаты — гаиләдә уку мәдәниятен булдыру, балаларның һәм ата-аналарның уртак ялын, танып белү һәм иҗат эшчәнлеген оештыру аша укучыларның кызыксынуын арттыру.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *