Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мөмкинлекләре чикле сайлаучылар өчен яңа сервис эшли башлаячак

Көзге сайлаулар вакытында өйдә тавыш бирү турында гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша биреп булачак. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев «Сайлау ноктасы» иҗтимагый киңлегендә узган брифингта мөмкинлекләре чикле сайлаучыларның мәнфәгатен кайгыртып булдырылган яңа сервис турында сөйләде.

«Хәзер өйдә тавыш бирү ихтыяҗы турында бердәм Дәүләт хезмәтләре порталы аша хәбәр итәргә мөмкин. Моны 5 сентябрьдән эшләргә мөмкин булачак», - дип хәбәр итте Кондратьев.

Өйдә тавыш бирү турында гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша 5 сентябрьдән һәм 13 сентябрьдә 23.59 сәгатьтән дә соңга калмыйча бирергә мөмкин.

4 сентябрьдән 14 сентябрьгә 14.00 сәгатькә кадәр участок комиссиясенә язмача яки телдән (телефон аша) мөрәҗәгать итәргә, үтенечне үзең яки туганнарың, танышларың аша тапшырырга була.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова брифингта искәрткәнчә, әгәр сайлаучының фатирдан яисә өйдән чыгарга мөмкинлек бирми торган авыруы булса, аңа өйдә тавыш бирү мөмкинлеге тудырыла.

«Без урын өстендә ятучы, авыру сәбәпле үз фатирыннан чыга алмаучы кешеләр турында әйтәбез», - дип аңлатты министр.

Татарстанда 274 мең инвалид яши. Аларның 43 меңгә якыны – сәламәтлегендә җитди кимчелекләр булган кешеләр. Шуларның 20 меңе инвалид коляскасында хәрәкәт итә, 4 меңе протезлар куллана, 11 мең кешенең - ишетү, ә 8 меңенең күрү сәләте бозылган.

«Бу категорияләргә һәр сайлау участогында тавыш бирү һәм сайлауда катнашу хокукын тәэмин итү өчен тиешле шартлар тудырыла», - дип хәбәр итте Зарипова.

Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар һәм 18нче Мәләкәс бермандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия») һәм Виталий Смирновны («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») Татарстан Рәисен сайлауда кандидатлар итеп теркәде, шулай ук Руслан Йосыпов (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимов (КПРФ) та теркәлү өчен документларын тапшырды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *